• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия города Азнакаево" Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Азнакай шәhәре гимназиясе»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423330, Республика Татарстан, Азнакаевский муниципальный район, г. Азнакаево, ул. Ленина, д. 1
Телефон: +7(855)-927-01-62
E-Mail: G.Azn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Гимназия города Азнакаево" Азнакаевского муниципального района РТ
Руководитель: Рахманов Альберт Магалимович
Год основания учреждения: 1992
У нас учатся: 488
У нас учат: 42

Новости гимназии

“Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында татар телен һәм әдәбиятын укытуга якын килеп эчтәлеген яңарту һәм модернизацияләү” төбәкара фәнни-гамәли конференция

Опубликовано: 13.03.2014

              2014 елның 13 нче мартында Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Азнакай шәhәре гимназиясе» ндә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында татар телен һәм әдәбиятын укытуга якын килеп эчтәлеген яңарту һәм модернизацияләү ” төбәкара фәнни-гамәли конференциясе булып узды .

             Конференциянең максатлары:

·         Татар теле һәм әдәбияты укытучыларына фәнни-методик ярдәм күрсәтү;

·         Татар теле укытучыларының профессионал белем һәм күнекмәләрен тирәнәйтү, педагогик компетентлылыкларын һәм һөнәри яктан үсешләрен киңәйтү;

Конференция эшендә Азнакай, Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Лениногорск шәһәрләреннән, Җәлил  бистәсеннән, Азнакай районыннан 50 дән артык татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. 

Конференция вакытында дистәләп чыгыш тыңланылды, класстан тыш чаралардан өзекләр, укытучыларның эш тәҗрибәләрен  яктырткан мастер-класслар каралды һәм анализланды.  Бүгенге көндә укытучылар өчен мөһим   булган  темаларны үз эченә алган   Яңа федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында урта мәктәптә татар теле укытуның кайбер мәсьәләләре”, “Федераль  дәүләт белем бирү стандартлары: предмет һәм метапредмет күнекмәләр формалаштыру” кебек чыгышлар укытучыларда зур кызыксыну уятты. 

Конференциядә катнашучылар фикеренчә   укытучылар   тарафыннан гимназиядә шәхескә ориентлашкан, гуманистик юнәлештә булган, һәр баланың чын мәгънәсендә уку эшчәнлеген тәэмин итәрдәй алдынгы педагогик технологияләрне уку-укыту процессына кертү өстендә нигезле эш алып барыла, татар теле дәресләрендә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә укытучылар тарафыннан телне өйрәтү максатыннан бердәм җирлек тудырылган.

Конференциядә катнашучылар тарафыннан түбәндәге резолюция кабул ителде.

 

                                



К списку новостей