• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия города Азнакаево" Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Азнакай шәhәре гимназиясе»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423330, Республика Татарстан, Азнакаевский муниципальный район, г. Азнакаево, ул. Ленина, д. 1
Телефон: +7(855)-927-01-62
E-Mail: G.Azn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Гимназия города Азнакаево" Азнакаевского муниципального района РТ
Руководитель: Рахманов Альберт Магалимович
Год основания учреждения: 1992
У нас учатся: 488
У нас учат: 42

Новости гимназии

1нче октябрьдән башлап мәктәпләрдә Бөтенроссия һәм Республика олимпиадалары старт алды.

Опубликовано: 15.12.2013

Октябрь  аенда олимпиадалар мәктәп күләмендә үткәрелсәләр,ноябрь һәм декабрь айларында алар район күләмендә үткәрелделәр. Сүз дә юк,олимпиада эшләре катлаулы, алар укучыдан тирән белем, әзерлек, түземлек,сәләт һәм логик фикерләүне  таләп итә.

Мәктәп күләмендә җиңгән укучылар үзләрен район күләмендә дә сынап карадылар.Район күләмендә беренчелекне яулаган укучылар инде бар көчләрен туплап республика күләмендә уздырылачак олимпиадага әзерләнәләр.Алар түбәндәгеләр: Динмөхәммәтова Ләйсән(10 нчы сыйныф), Гобәйдуллина Диләрә (10 нчы сыйныф), Кариев Айнур (6нчы сыйныф). Динмөхәммәтова Ләйсән -гимназиябезнең горурлыгы.Ул -һәрьяктан сәләтле кыз.Ләйсән район күләмендә уздырылган олимпиадаларның күбесендә катнашып җиңүче булды.Химия,хокук фәннәреннән җиңүче булса,җәмгыять белеменнән ул призер. Ләйсәннең дусты,сыйныфташы Гобәйдуллина Диләрә дә- бик тырыш,актив кыз.Ул унынчы сыйныфлар арасында җәмгыять белеменнән беренчелекне яулады.Кызларга без уңышлар телибез.

Кайбер фәннәрдән район олимпиадалары урта баскычтагы классларны да үз эченә алды.Шундыйларның берсе-математика.4-6 сыйныф укучылары район күләмендә  көч сынаштылар.Җиңүчеләр арасында безнең гимназиянең 6 нчы сыйныф укучысы  Кариев Айнур да бар. Без аны да шәхси җиңүе белән колтлыйбыз.Ул үзе дә чиксез шат.”Олимпиадага мин бик ныклап әзерләндем һәм төрле мисал һәм мәсьәләләр тупланган җыентыкларны берне генә түгел, ә берничәне тулысы белән эшләп чыктым,”-ди Айнур.Үзенең уңышында ул математика укытучысы Кәтифә Әсгать кызы һәм башлангыч класс укытучысы Венера Әсгать кызының өлеше зур икәнен аңлый һәм аларга зур рәхмәтен белдерә.

Без алар белән горурланабыз һәм аларга яңа җиңүләр телибез.

Әле район күләм олимиадалар барлык фәннәрдән дә үтеп бетмәде һәм без

җиңәчеләр саны тагы да ишәер дигән өметтә калабыз.

 

 



К списку новостей