• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия города Азнакаево" Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Азнакай шәhәре гимназиясе»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423330, Республика Татарстан, Азнакаевский муниципальный район, г. Азнакаево, ул. Ленина, д. 1
Телефон: +7(855)-927-01-62
E-Mail: G.Azn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Гимназия города Азнакаево" Азнакаевского муниципального района РТ
Руководитель: Рахманов Альберт Магалимович
Год основания учреждения: 1992
У нас учатся: 488
У нас учат: 42

Новости гимназии

“Иң матур рәсем” китабы авторы бездә кунакта.

Опубликовано: 19.11.2013

       19 ноябрь көнне гимназиябездә  «Маяк» газетасы журналисты, шагыйрә Нәсимә Фазлыева белән очрашу һәм әле генә табадан төшкән «Иң матур рәсем» исемле  балалар өчен язылган китапның      презентациясе булды.              Укучылар Якупова Алия, Әхмәтҗанова Миләүшә, Салахова Әдилә, Әхмәтов Ранис, Юсупова Анжелия, Малова Алиналар шагыйрәнең китабына кергән шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләделәр. Бәйрәм укучылар башкаруындагы җырлар белән бизәлеп, искиткеч күңелле һәм мавыктыргыч узды. Нәсимә Рәсим кызы    үзенең нинди юллар аша журналистикага килүе , беренче шигырьләр язып, «Яшь Ленинчы» газетасында басылуы һәм башка истәлекле вакыйгалар турында укучыларда шигриятькә, журналист һөнәренә зур кызыксыну уятырлык итеп сөйләде. Укучылар үз чиратында Нәсимә апаларын   күп санлы сорауларга  күмделэр. Шагыйрә бик теләп укучылар белэн аралашты, һәрберсенэ җавап бирде.

     Китапханәче төбәгебез шагыйрьләре, язучылары, сәнгать өлкәсендә аеруча зур уңышларга ирешкэн шәхеслэр турында сөйләде. Гимназияне элекке елларда тәмамлап, бүген дә иҗаттан аерылмыйча, бүтән өлкәдә эшләүче укучыларыбыз Азат Садриев, Алина Хисамиева,Римма Шәехова, Айгөл Шәрипова, Фәридә Кәлимуллина,Ильнар һәм Илһам Шакировлар белән урынлы горурлануыбызны  ассызыклады.

Хәзерге укучыларыбыз арасында да каләм тибрәтучелэр, «Азнакай тамчылары»китабының  дәвамчылары итеп Алина Усманова,Шәрипова Азалиналарны  күрүен  һәм аларга да  уңышлар , киләчәктә дә бу башлангычтан тайпылмый иҗат итүләрен теләде.

    Директор урынбасарлары Семенова Рәмилә Хәсән кызы, Фәсиева Диләрә Марс кызы Нәсимә ханымга очрашуга килүе өчен, татар китабына укучыларда мәһәббәт тәрбияләүгә керткән өлеше өчен зур рәхмәт әйттелэр. Яңадан-яңа уңышларга ирешүен, исәнлек-саулыкта,  киләсе китап премьераларында очрашуда көтеп калуларын җиткерделәр. Укучылар кулы белән ясалган чәчәк эки ассызыклады.банасы  шагыйрәнең нечкә күнеленә хуш килгәндер, шәт.

 

 

           Гимназия китапханәчесе   Сөмбел Мостафина  

 



К списку новостей