Әлеге истәлекле дата РФ Дәүләт думасы карары нигезендә 2007 елда билгеләнгән. Ватан Геройлары көнен билгеләү тарихы 1917 елга барып тоташа. Бу көнне Георгий кавалерлары батырлыкларын хөрмәтләгәннәр. РФ Дәүләт Думасы кабул иткән карарда РФ Геройларын гына түгел, шулай ук, Советлар Союзы геройларын да, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын да хөрмәтләүне тәкъдим итә.
Шушы истәлекле вакыйга уңаеннан мәктәбебез укучылары, тарих укытучысы Гараева Зөлфия Вагыйз кызы белән берлектә бистәбезнең Герой исеме белән аталган Манаков урамына юл тоттылар. Сугыш ветераннары торган йортларга кереп, истәлекле открыткалар таратып кайттылар. Урамда очраган бистәбез кешеләре рәхмәтләрен әйтеп, шундый изге эштә катнашуыбыз өчен рәхмәтләрен җиткерделәр. Укучылар мондый очрашудан канатланып, олы кешеләрне сөендерә алуларына шатланып кайтып керделәр.














