Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №3 поселка городского типа Актюбинский" Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Актүбә ш.т.п. 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе
Визитная карточка
| Адрес: | РТ,Азнакаевский муниципальный район, п.г.т. Актюбинский ул. Лесная, д. 22А |
| Телефон: | +7(855)-923-01-47 |
| E-Mail: | S3akt.azn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Средняя общеобразовательная школа №3 пгт. Актюбинский» Азнакаевского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Галеева Аделя Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1994 |
| У нас учатся: | 178 учащихся / 178 укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / 17 укытучы |
Новости нашей школы
“Рәхмәт сиңа, Әлифбам”
Опубликовано: 22.02.201117 нче февраль көнне Актүбәнең 3 нче урта мәктәбендә зур бәйрәм - Әлифба бәйрәме үтте. 1 нче сыйныф укучылары үзләренең яраткан дәреслекләре белән саубуллаштылар.
Әле 1 нче сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап кергән нәниләр бу көнне беренче җиңүләрен бәйрәм иттеләр.Аларга хәрефләр тану,алардан иҗекләр,сүзләр төзү,укырга өйрәнү җиңел булмады.Тик алар югалып калмадылар, тырыштылар.Бүген сыйныфтагы һәр бала укый белә.Әлифба – баланың беренче уку китабы . Мәктәп бусагасын атлап кергәч тә ул туган телебез хәзинәсен шушы китап ярдәмендә өйрәнә башлый .
Бәйрәм оешкан төстә бик матур үтте. Укучылар матур итеп шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биюләр биеделәр, төрле кызыклы уеннар уйнадылар.
Әлифбаны өйрәнүдә зур көчләрен куючылар - әти-әниләр .Укучылар аларга да зур рәхмәтләрен белдерделәр, үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар, үзләре дә әти-әниләреннән истәлекле бүләкләр алдылар.
Бәйрәмнең иң күңелле мизгелләре – бергәләшеп чәй табыны артында чәй эчү булды.
Бу бәйрәм бик озак еллар буена укучылар хәтерендә матур бер хәтирә булып сакланыр.
К списку новостей














