МБОУ «Средняя общеобразовательная школа №1 пгт. Актюбинский» Азнакаевского муниципального района РТ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Актүбә ш.т.п. 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе
Визитная карточка
Адрес: | 423304, Республика Татарстан, Азнакаевский район, пгт. Актюбинский, ул. Губкина, д. 16 |
Телефон: | +7(855)-923-03-46 |
E-Mail: | S1akt.Azn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "СОШ 1 пгт.Актюбинский" Азнакаевского муниципального района РТ |
Руководитель: | Базгетдинова Лариса Фандасовна |
Год основания учреждения: | 1953 |
У нас учатся: | 426 учащихся |
У нас учат: | 47 учителей |
МБОУ «Средняя общеобразовательная школа №1 пгт. Актюбинский» Азнакаевского муниципального района РТ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Актүбә ш.т.п. 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
"Без Тукай оныклары " 27.04.2023
27нче апрель конне 3нче сыйныф( татар торкемендэ) "Без Тукай оныклары " дигэн темага "Акыл- батл" интеллектуаль ярыш -конкурс булып узды .Ярышта "Зирэклэр" "Тапкырлар" командалары узара белемнэре белэн сынаштылар "Тапкырлар" командасы жинуче команда булды. #годпедагогаинаставника
-
Китапханә-серле дөнья. (Китап илендә кунакта) . 26.04.2023
25 нче апрель көнне 5нче а-б сыйныфы (татар төркеме)укучылары белән татар әдәбияты дәресен мәктәп китапханәсендә дәвам иттек. Китапханә – беренчедән, матур әдәбият дөньясы булса, икенчедән, тылсымлы вакыйгалар иле дип әйтергә мөмкин. Китапханә ишеген ачып керүгә, сине, елмаеп, китапханәче каршы ала икән, ничек инде анда кабат тартылмыйсың. Мәктәбебез китапханәсе мөдире Рәисә Җәүдәт кызы - нәкъ менә шундый гүзәл затларның берсе. Ул укучыларга "абонемент", "китап фонды", "китап уку формуляры" ның нәрсә икәнен сөйләде һәм барлык укучыларны китапханәсенең актив укучылары булырга чакырды. Без китапханәнең балалар өчен нинди журналлар яздырып алдыртуы турында белдек. Балалар китапханәчене игътибар белән тыңладылар. Соңыннан укучыларым китапханәдән үзләре теләгән китапларны сайлап алдылар. Китапханәче апабыз: -Китап укыган саен сез акыллырак, көчлерәк, ягымлырак була барасыз,тагы килүегезне көтәм,-дип озатып калды. Язманы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вәлиева З.Н. әзерләде.
-
Инструктаж по антитеррористической безопасности с коллективом школы/ Мәктәп коллективы белән террорчылыкка каршы куркынычсызлык буенча Инструктаж 26.04.2023
Сегодня сотрудники школы повторили инструктаж на тему «Антитеррористическая безопасность образовательного учреждения». Администрацией и педагогами школы еще раз изучены нормативные документы по противодействию экстремизму и терроризму.
В течение года классные руководители проводят инструктажи по противодействию экстремизму и терроризму с детьми.Бүген мәктәп хезмәткәрләре «мәгариф учреждениесенең террорчылыкка каршы куркынычсызлыгы»темасына инструктажны кабатладылар. Мәктәп администрациясе һәм педагоглары экстремизмга һәм терроризмга каршы тору буенча норматив документларны тагын бер кат өйрәнделәр.
Ел дәвамында сыйныф җитәкчеләре балалар белән Экстремизмга һәм терроризмга каршы тору буенча инструктажлар үткәрә. -
Габдулла Тукайның туган көне 26.04.2023
26 нчы апрельдә Азнакай шәһәрендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган зур чарада Актүбә 1 нче мәктәбе "Бала белән күбәләк" композициясе белән катнашты.
-
"Без Тукайлы халык" 25.04.2023
Тукайны искә алып 8 нче сыйныфта "Без Тукайлы халык" дигән дәрес-конференция уткәрелде.
-
Г. Тукай әкиятләре мотивлары буенча рәсемнәр конкурсы 25.04.2023
25 апрель көнне 1нче сыйныф укучылары белән Г. Тукай әкиятләре буенча рәсем конкурсы уткәрелде .Укучылар үзләре яратып укыган әкиятләре буенча рәсемнәр ясадылар.
-
"Без Тукай оныклары" 25.04.2023
24 нче апрельдән мәктәп куләмендә Тукай атналыгы игълан ителде. Шул унайдан 3 нче сыйныф укучылары белән"Без Тукай оныклары" дигән темада музыкаль иртә уткәрелде.
-
Муниципальный конкурс "Лучший ученик начальной школы"/"Башлангыч мәктәпнең иң яхшы укучысы" муниципаль конкурсы 25.04.2023
Ученица 4б класса Залялова Милана стала дипломантом 3 степени в муниципальном конкурсе «Лучший ученик начальной школы» Поздравляем Милану, желаем не останавливаться на достигнутом, всегда двигаться вперед, покорять любые вершины. Пусть на пути к успеху всегда светит счастливая звезда! Выражаем искреннюю благодарность классному руководителю Матвеевой Ирине Ивановне
4б сыйныф укучысы Җәләлова Милана «башлангыч мәктәпнең иң яхшы укучысы» муниципаль конкурсында 3 дәрәҗә дипломант булды. Уңышка ирешү юлында һәрвакыт бәхетле йолдыз балкысын! Сыйныф җитәкчесе Матвеева Ирина Ивановнага чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез
-
Өченче язны Робертсыз каршылыйбыз.... 25.04.2023
25 нче апрельдә 7а-б сыйныфы укучылары(татар төркеме)белән "Маяк" гәҗитәсенә күзәтү ясадык. "Маяк" – Азнакай муниципаль районы гәзите.Рүзилә Мөхәммәтованың " Өченче язны Робертсыз каршылыйбыз..."дигән әдәбият тормышына кагылган мәкаләсе белән танышып,әңгәмә үткәрдек.Шагыйрьнең биографиясе белән таныштык, аның балалар өчен язган шигырьләрен укыдык. Шигырьләрне укыгач, туган хисләр:Гараева Айзилә -"Р. Миңнуллин- балалар шагыйре. Р.Миңнуллинның популярлык сере – балалар белән уртак сыйфатларында – ихласлылык, тапкырлык, шаянлыкта"... Дәресне "Әнкәмнең догалары" җырын тыңлап тәмамладык. Язманы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вәлиева З.Н.әзерләде.
-
"Рәсемнәрдә Тукай җылысы" 24.04.2023
24 нче апрельдә 5а-б сыйныфы укучылары(татар төркеме) белән "Рәсемнәрдә Тукай җылысы" темасына сөйләшү оештырылды. Укучылар Тукайның үзләре яратып укыган әсәрләре буенча рәсемнәр ясап алып килгәннәр иде. Рәсемнәрнең кайсы шигырьгә туры килгәнлеген әйтеп, шигырьләрдән өзекләр укылды. Язманы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вәлиева З.Н.әзерләде.