• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №5» Авиастроительного района г. Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 420085, РТ, г. Казань, ул. Гудованцева, д. 26, ул.Котовского, д.2
Телефон: +7(843)-571-78-96, +7(843)-571-84-64
E-Mail: G5.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Гимназия №5"
Руководитель: Рагимшин Альфред Вагизович
Год основания учреждения: 1991
У нас учатся: 748 учащихся, из них иностранных граждан -10
У нас учат: 42 педагога

Новости гимназии №5

Очрашу

Опубликовано: 06.03.2019

Ләйлә Кәримова: "Әтием белән горурланам"

Ләйлә Фатих кызы Кәримованы, әлбәттә, иң әүвәл каһарман-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы буларак беләбез. Дөрестән дә, Ләйлә ханым гомере буе әтисенең истәлекләрен барлап, халкыбызга игелек кылу белән бергә, аның Калининград өлкәсе, Багратионовски шәһәрендәге каберен зыярәт кылып  яши.

Фатих Кәримнең тууына 110 ел тулуга багышлап, гимназиябездә Ләйлә Фатих кызы Кәримова белән очрашу булдып узды.

— Әтиемне бөтенләй диярлек хәтерләмим. Аны, нахакка гаепләп, кулга алган вакытта апам Адага – 2 яшь, миңа 1,5 ай гына булган. Әтиемне беренче тапкыр, ул акланып кайткач, 1941 елның 3 декабрендә күрдем. Әмма бу мизгел дә томанлырак булып күз алдыма килеп баса. Гомумән, минем истәлекләрем әнием язулары белән буталды, — дип башлады сүзен Ләйлә ханым. — Без ул вакытта Миславский-Дзержинский урамнары чатындагы йортта яшәдек. Чатнама салкын кыш иде. Урамда гына түгел, өйдә дә бик суык. Шул чактагы туңуларым әле дә онытылмый. Миңа 3-4 яшьләр тирәсе булгандыр, мичкә ягу өчен әни белән бергәләп утын кискәнебезне хәтерлим. Бозланып каткан утын пүләнен, чанага салып, өйгә алып кайта идек. Әмма мичне яккач та, өйгә җылы төшми. Һаман салкын.....

Мэктэп укучылары тын да алмый, дикъкать  белән тыңладылар аны...

Хәзер дә Ф.Кәримнең иҗаты белән кызыксыналар, яраталар - мине шул шатландыра...

Кичә бик эчтәлекле, күңелле узды.



К списку новостей