Частное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа "Усмания" г.Казани
Визитная карточка
Адрес: | 420047, Республика Татарстан, г. Казань, ул. Мусы Бигиева, д. 38 |
Телефон: | +7(843)-511-93-64 |
E-Mail: | usmania@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ЧОУ "Школа "Усмания" |
Руководитель: | Фатыхов Ильсур Мулланурович |
Год основания учреждения: | 1994 |
У нас учатся: | 167 учеников |
У нас учат: | 23 педагога |
Новостной блок школы "Усмания"
Татар теле атналыгы
Опубликовано: 12.12.2015Татар теле һәм әдәбияты атналыгы.
Мәктәбебездә 07-12 декабрь аралыгында татар теле һәм әдәбияты атналыгы үтте. Укучылар үткәрелгән чараларда теләп катнаштылар, зур кызыксыну белдерделәр. 4 нче сыйныфлар “Табигатькә кыш килде” стенгазетасын ясадылар. 5 нче сыйныфлар күренекле галим-мәгърифәтче Каюм Насыйриның тууына 190 ел уңаеннан шулай ук стенгазета ясадылар. Биредә галимнең тормыш юлы турында кыскача мәгълүмат, аның кечкенә хикәяләре һәм Казанда үзе яшәгән музей-фатирыннан фотокүренешләр урнаштырылган иде. 7 нче сыйныфлар исә, татар әдәбиятына багышланган “Әдәби хәзинә” дип исемләнгән кроссворд төзеделәр. Бу атналык эчендә, шагыйрә Йолдыз Шәрәпова белән очрашу кичәсе дә оештырылды. Чарада I-VII сыйныфлар катнашты. Очрашуда 1 нче, 4 нче, 5 нче, 7 нче сыйныф укучылары шагыйрәнең шигырьләрен яттан сөйләп күрсәттеләр, кызыксындырган сорауларын бирделәр. Тулаем алганда, татар теле һәм әдәбияты атналыгы бик нәтиҗәле үтте.
Источник: Администрация
К списку новостей