Государственное автономное образовательное учреждение "Республиканский олимпиадный центр" Министерства образования и науки Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 420036, г. Казань, ул. Социалистическая, д. 5 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | rocolymp@mail.ru, Gulnara.Islamova@tatar.ru, rebmc@mail.ru (бухгалтерия) |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ "РОЦ" МОиН РТ |
| Руководитель: | Исламова Гульнара Ильдаровна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
Новости Республиканского олимпиадного центра МОиН РТ
Мин кулыма китап алам…
Опубликовано: 12.01.2017Үткәрү вакыты: 2017 елның 28 январе
Соңгы теркәлү көне: 2017 елның 25 январе
Олимпиада нәтиҗәләрен чыгару: 2016 елның 4 февраленә кадәр
Катнашу формасы: Республика олимпиада үзәгенә килеп
Уздыру урыны: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Республика олимпиада үзәге” Дәүләт автоном учреждениесе
Катнашучылар: 1- 4 сыйныф укучылары
Уздыру шартлары:
Олимпиада татар телендә гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучылар өчен, рус телендә гомуми белем бирү учреждениеләренең татар һәм рус төркемнәре өчен аерым әзерләнгән биремнәр буенча үткәрелә.
Олимпиада һәр төркем өчен дә ике турда (бер үк көнне) уздырыла.
Беренче тур — таныш булмаган текст уку.
Татар телендә гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучылар, рус телендә гомуми белем бирү учреждениеләренең татар төркемнәре укучылары — 2 минут эчендә таныш булмаган татарча текст укыйлар.
Рус телендә гомуми белем бирү учреждениеләренең рус төркемнәре укучылары — 3 минут эчендә таныш булмаган татарча текст укыйлар
Икенче тур – язма эш.
Татар телендә гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучылар, рус телендә гомуми белем бирү учреждениеләренең татар төркемнәре укучылары: татар тел гыйлеменә караган биремнәр, ребуслар, табышмаклар чишү; мәкаль, әйтемнәрне белү; шигырь, әкият, хикәяләрне, аларның авторларын, исемнәрен, геройларын белү.
Рус телендә гомуми белем бирү учреждениеләренең рус төркемнәре укучылары: ребуслар, табышмаклар чишү; шигырь, әкият, хикәяләрне, аларның авторларын, исемнәрен, геройларын белү.
Источник: ГАУ "РОЦ" МОиН РТ
К списку новостей













