Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Таш-Чишминский детский сад» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Таш-Чишмә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422000 Республика Татарстан, Атнинский район, с Таш-Чишма, ул. М.Горького д.30 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Detskiy.Tash-chishmi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Таш-Чишминский детский сад" |
| Руководитель: | Сагитова Эндже Габделбаровна |
| Год основания учреждения: | 2018 |
| У нас учатся: | 12 воспитанников |
| У нас учат: | 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Таш-Чишминский детский сад» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Таш-Чишмә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
- 2026 год в Республике Татарстан - Год воинской и трудовой доблести. 24.10.2025
-
20 октябрь - Халыкара пешекчеләр көне. 21.10.2025

20 октябрь -Халыкара пешекчеләр көне. Безнең балалар бакчасында балаларыбызны тәмле ризыклар пешереп ашатучы Раилә апайны да hөнәри бәйрәме повар -пешекчеләр көне белән котлыйбыз. Җаваплы эштә уңышлар, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете телибез.
-
"Әтиләр көне"/ "День папы" 20.10.2025

19 октябрьдә Россиядә Әтиләр көнен билгеләп үтү уңаеннан Таш - Чишмә балалар бакчасында элеге бәйрәмгә багышланган чара үткәрдек. Балалар белән әтиләренә открыткалар ясадык, кызыклы тематик әңгәмә үткәрдек. Балалар әтиләренә карата игелекле hәм назлы сүзләрне искә төшерделәр,әтиләр турында табышмакларны чиштек. Бәйрәм белән хөрмәтле әтиләребез.
-
"Ашыт" тыюлыгы белгечеләре бакчабызда кунакта! 17.10.2025

-
Сюжетно- ролевые игры для детей 14.10.2025

Ни өчен балаларга сюжетлы рольле уеннар мөhим? Бала тирә- юньдәгеләр белән аралашырга ,сөйләшергә ,җавапларны игътибар белән тыңларга, үз фикерләрен hәм хисләрен җиткерү өчен мимика кулланырга өйрәнә, шуңа күрә мондый уеннар бик мөhим. Роль уйнау - hәр баланың традицион мавыгуы. Мондый уеннарда бала мөстәкыйль шәхес буларак формалаша.
Безнең бакча балалары "Табиб", "Пешекче", "Әни- бала" h.б кебек сюжетлы- рольле уеннары бик яраталар.Бу уеннар балаларга күңел ачу гына түгел, ә социаль күнекмәләрен, иҗадилеген hәм фантазиясен үстерү, мөмкинлеген бирә.
-
Рәсем эшчәнлегендә 09.10.2025

Рәсем мәктәпкәчә белем бирү системасында зур әһәмияткә ия. Рәсем ясау барышында мәктәпкәчә яшьтәге балаларда күзәтүчәнлек, эстетик тәрбия, сәнгать тәме, иҗади сәләт формалаша. Балаларның сенсор тәҗрибәсе баетыла.Шулай ук балаларның эстетик фикерләр формалаша; иптәшләренең эшләренә карата игелекле hәм ихтирамлы мөнәсәбәтнең мәҗбүри булуына игътибар итеп, баланың үзе hәм аның яшьтәшләре тудырган сурәтләргә аргументлы hәм киң итеп бәя бирергә өйрәнәләр.
-
"Алтын көз бездә кунакта!" 08.10.2025

Балалар өчен көзге бәйрәм-ул елмаюлар һәм күңел ачу дигән сүз. Көз-күңелле вакыт, балалар, аяк астындагы алтынсу яфракларга һәм яңгырга сөенергә сәләтле. 8 октябрь көнне "Таш -Чишмә" балалар бакчасында Көзге бәйрәм узды. Көз үзен озак көттермәде һәм бәйрәмгә балалар янына килде. Балалар бик теләп шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, төрле уеннар уйнадылар. Барлык балалар да канәгать һәм бәхетле булып калдылар. Ә ата – аналар һәм тәрбиячеләр өчен бу иң яхшы бүләк.
-
1 октябрь "Өлкәннәр көне"!!! 01.10.2025

Өлкәннәрнең көләч йөзе гел көләч булып калсын. Бәйрәм белән, кадерлеләребез! Саулык- сәламәтлектә, дөньяга ямь биреп яшәгез, урыннарыгыз өйнең түрендә булсын!Ә сезгә, нәни оныкларыгыз , күп еллар "Әбием", "Бабаем" дип дәшәргә язсын!
-
27 сентябрь- День работника дошкольного образования /Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә тәрбия хезмәткәрләре көне. 27.09.2025

27 сентябрь — Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә тәрбия хезмәткәрләре көне. Хөрмәтле тәрбиячеләребез, мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә эшләп, лаеклы ялга чыккан ветераннарыбыз! Барыгызны да тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көне белән ихластан котлыйбыз.
Сабыйлар күңелендә игелеклелек, хезмәткә хөрмәт тәрбияләвегез, яхшыны яманнан аера, матурлыкны аңлый белергә, ярдәмчел булырга өйрәтүегез, күңел җылыгызны, йөрәк назыгызны кызганмыйча, һәр баланы аналарча кайгыртуыгыз өчен рәхмәт сезгә!
Эшләрегез уң, тормышларыгыз мул, дөньялар имин, көннәр якты булсын! Һәрбарчагызга да гаилә иминлеге, ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез.
-
Юл кагыйдәләрен яхшы бел! 20.09.2025

Мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә юл йөрү хәрәкәте куркынычсызлыгы темасы бик актуаль. Тәрбияче апалары әңгәмә, уеннар аша аны балаларның аңына сеңдерергә , юлларда аларның иминлеген тәэмин итәргә тырышалар. Балалар белән узган "Юл кагыйдәләрен яхшы бел!" әңгәмәсе дә нәкъ менә шундый максат белән узды. Балалар үзләренең белемнәрен күрсәттеләр, юл йөрү кагыйдәләрен тагын бер кат исләренә төшереп үткәрделәр.








