Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новошашинская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 422750, Республика Татарстан, Атнинский муниципальный район, село Новые Шаши, улица Молодежная, дом 15 |
Телефон: | +7(843)-693-23-35 |
E-Mail: | shashi2007@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Новошашинская ООШ" |
Руководитель: | Нигматзянов Раниф Ханифович |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 37 учеников |
У нас учат: | 16 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новошашинская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 ( 66 ) 67 68 69 70 >>
-
Муса Жәлилнең туган көне. 15.02.2016
Яңа Шашы мәктәбендә Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары шагыйрьнең иҗатына багышланган тәрбия чарасы күрсәттеләр.
-
Муса Җәлилнең тууына 110 ел. 15.02.2016
15 февраль көнне мәктәп китапханәсендә герой-шагыйрь
Муса Җәлилнең тууына 110 ел булу уңаеннан электрон презентацияләр конкурсы булды. 8 сыйныф укучысы Акберова Илүзәнең эше 1 нче урынга лаек булды.
-
Ел сыйныф җитәкчесе конкурсы финал. 11.02.2016
Яңа Шашы мәктәбенең, 8 нче сыйныфларның сыйныф җитәкчесе, Сәгдиев Динар Илдар улы "Ел сыйныф җитәкчесе конкурсының" финалында катнашып ,Әтнә мәктәбенең 8 сыйныф укучылары белән тәрбия чарасы күрсәтеп "Ел сыйныф җитәкчесе " финалисты дипломына лаек булды. 5 хатын -кыз сыйныф җитәкчеләре арасында бер ир -егет укытучысы буларак көч сынашты, афәрин, Динар! Алдагы эшендә дә уңышлар телибез.
-
Авиомоделирование түгәрәге. 09.02.2016
Мәктәбебездә авиомоделирование түгәрәге эшләп килә.15 укучыбыз әлеге түгәрәктә дәресләр беткәч, самолет модельлләре төзиләр һәм авиомоделирование турында фильмнар карыйлар. Укучыларыбыз бик кызыксынып әлеге түгәрәккә йөриләр.
-
Балык бистәсендә укытучылар спартакиадасы. 06.02.2016
6 нчы февраль көнне Яңа Шашы мәктәбеннән өч укытучы Балык Бистәсендә үткәрелгән укытучылар спартакиадасында спорт уеннарында катнашып , ярышып кайттылар
-
Шахмат түгәрәге. 03.02.2016
Мәктәбебездә шахмат түгәрәге һәрвакыт эшләп тора. Түгәрәккә йөрүче укучылар дәресләр беткәч шахмат уйнарга Асфанов Илшат абыйлары янына бик теләп җыйналалар.
-
"Ел сыйныф җитәкчесе" конкурсы мәктәп күләмендәге 01.02.2016
Мәктәбебездә ел сыйныф җитәкчесе конкурсының җиңүчесе Сәгдиев Динар Илдар улы булды һәм аның эше районкүләмендәге үткәреләчәк ел сыйныф җитәкчесе конкурсына тапшырылды. Аңа уңышлар юлдаш булсын!
-
"Парламент дәресләре" 25.01.2016
Яңа Шашы мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Закиров Илшат Газим улы Казан шәһәрендә "Парламент дәресләр"е укуларында булып кайтты һәм мәктәбебездә парламент дәресләре үткәрде өлкән сыйныф укучыларына.
-
"Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр газетасы 21.01.2016
Яңа Шашы мәктәбенең балалар һәм яшүсмерләр"Ялкын" оешмасы укучылары тарафыннан чыккан "Озын тәнәфес" мәктәп газетасы конкурста катнашып сертификат белән бүләкләнде.
-
Безнең уңышлар. 11.01.2016
5-6 нчы сыйныф укучылары ОБЖ укытучысы Асфанов Илшат Илдар улы белән районыбыздагы "Веселые старты" ярышында 1 нче урын алганнан соң , Саба районында катнашып кайтып шул ук ярышта республика буенча 3 урын алдылар. Кубок һәм медальләр алып кайттылар. Афәрин укучылар һәм Илшат Илдарович.