Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнекуюкская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы «Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422741, РТ, Атнинский район, село Нижний Куюк, ул. Татарстан, д. 71а |
Телефон: | +7(843)-693-32-21 |
E-Mail: | tkuek@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Нижнекуюкская ООШ" |
Руководитель: | Кадимова Сюмбель Муллануровна |
Год основания учреждения: | 1991 |
У нас учатся: | 37 учащихся |
У нас учат: | 12 педагогов |
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе яңалыклары
Мәктәбебездә Габдуллаҗан абый белән очрашу уздырылды
Опубликовано: 11.10.2018Һәр якның, һәр төбәкнең матур кешеләре бар. Төскә-биткә генә түгел, үзләренең күркәм эшләре, тоткан кыйблалары белән киләчәк буыннарга үзләреннән тирән эз калдыручы шәхесләр алар. Безнең Түбән Көек төп мәктәбенең, авылыбызның шундый мәртәбәле шәхесләреннән берсе – Нигъмәтҗанов Габдуллаҗан Сәлихҗан улы белән 11 нче октябрь көнне очрашу уздырылды. Бу очрашуда ул үзенең тормыш юлы, укытучы һөнәрен сайлавы турында сөйләде. Фенологик күзәтүләр алып баруы, туган як тарихын өйрәнүе, хәбәрче буларак та мәкаләләр язуын искәртте. Бу очрашуда аның тирә-якка даны таралган дендрариесында үскән 60лап агач һәм куакның төрләреннән ясалган гербариеннан күргәзмә оештырылды.
Татар халкында ата-баба нәселен, җиде буынны белү изге бурыч булуын истә тотып, Югары Көек авылының шәҗәрәләрен туплау эше белән шөгыльләнүен аерым атап үтте. Бүгенге көндә аның бу хезмәте 5 китап итеп бастырылып дөнья күргән. Очрашу барышында Габдуллаҗан абый укучыларның һәрберсенең нәсел шәҗәрәләренең үзәк тармагын ясап бүләк итте. Кичә җыр-биюләр белән аралаштырылып барылды, соңыннан укучылар үзләре кызыксынган сорауларга да җавап алдылар. Һәрбер кешегә дә файдалы булган бу кичә күтәренке рухта тәмамланды.
К списку новостей