Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнекуюкская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы «Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422741, РТ, Атнинский район, село Нижний Куюк, ул. Татарстан, д. 71а |
| Телефон: | +7(843)-693-32-21 |
| E-Mail: | SNkuuk.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнекуюкская ООШ" |
| Руководитель: | Кадимова Сюмбель Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 33 учащихся и 11 воспитанников |
| У нас учат: | 12 педагогов и 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнекуюкская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы «Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 ( 146 ) 147 148 149 150 >>
-
Яшел Үзән шәһәрендә Каюм Насыйри исемендәге төбәкара XI яшүсмерләр фәнни-тикшеренү укулары узды 09.03.2013

«Туган якны өйрәнү» номинациясендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Кадимова Надия I урын (җитәкчесе Шакирова Фаилә Фоат кызы), 8 нче сыйныф укучысы Нуриев Альберт III урын (җитәкчесе Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы), 9 нчы сыйныф укучысы Шәмсиев Гаяз III урын (җитәкчесе Абдуллина Гөлназ Гаяз кызы), «Тарих» номинациясендә 11 нче сыйныф укучысы Васыйлова Эльвира II урын (җитәкчесе Галиәхмәтова Гөлшат Наил кызы), «Декоратив-гамәли сәнгать» номинациясендә 9 нчы сыйныф укучысы Шакирова Энҗе II урын (җитәкчесе Зарипова Рүзия Сәлих кызы) яуладылар һәм грамота белән бүләкләнделәр.
-
Байлар Сабасында Әбрар Кәримуллин исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясе узды 08.03.2013

Укучыларны күренекле галим, тел белгече Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллинның иҗади мирасы белән таныштыру, укучыларда фәнни-тикшеренү күнекмәләре формалаштыру, укучыларда телебезгә, милли гореф-гадәтләребезгә, рухи байлыгыбызга мәхәббәт тәрбияләү, сәләтле балаларны ачыклау hәм аларның үсеше өчен шартлар тудыру, фәнни эзләнүләрдә иҗадилыкка омтылыш тәрбияләү максатыннан 2013 нче елның 27 нче февралендә Саба муниципаль районы Байлар Сабасы бистәсе гимназиясендә фәнни-гамәли конференция узды.
-
Язның беренче бәйрәме 07.03.2013

2013 нче елның 6 нчы мартында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары әниләрен бәйрәм кичәсенә чакырдылар.
-
«Илемнең киләчәге – минем кулларда» иншалар конкурсы 04.03.2013

7 нче сыйныф укучысы Хафизова Әминә, «Илемнең киләчәге – минем кулларда» дип исемләнгән республика иншалар конкурсының район этабында 3 нче урынны яулап, грамота белән бүләкләнде.
-
Бакый Урманче – татар профессиональ сынлы сәнгатенә нигез салучы, рәссам, график, скульптор һәм архитектор 02.03.2013

Бакый Урманче – Татарстанның һәм Русиянең халык рәссамы, графика остасы, бизәүче, балта остасы, агачка уеп ясаучы, сынчы, шагыйрь, җырчы, музыкант, энциклопедияче, телләр остасы, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты (1967).
-
Гаяз Исхакыйның тууына 135 ел тулды 28.02.2013

2013 нче елның 26 нчы февралендә Гаяз Исхакыйның тууына 135 ел тулу уңаеннан, Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8-11 нче сыйныф укучылары өчен, режиссер Рамил Төхвәтуллин тарафыннан Гаяз Исхакыйның «Зөләйха» пьесасы буенча төшергән фильмын күрсәтүне китапханәче Шәрәфиева Гөлфия оештырды.
-
Ватанны саклаучылар көне 22.02.2013

Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә һәр елны Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтү күркәм бер традициягә әверелеп бара. Шул уңайдан 2013 нче елның 22 нче февралендә Сабирҗанова Гүзәл Эдуард кызы җитәкләгән 6 нчы сыйныф укучылары ир укытучыларны, егетләребезне бәйрәм белән котлап «Мистер школы» дигән бәйге оештырдылар.
-
Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә патриотик айлык узды 21.02.2013

Патриотик айлык кысаларында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең физкультура укытучысы Хафизов Гомәр Зариф улы, ОБЖ укытучысы Гиниятов Илшат Сәлахетдин улы укучылар арасында волейбол, баскетбол, минифутбол ярышлары уздырдылар.
-
Туган тел көне билгеләп үтелде 21.02.2013

2013 нче елның 21 нче февралендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә Туган тел көне билгеләп үтелде.
-
Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә инглиз теле атналыгы узды 19.02.2013

2013 нче елның 11 нче февраленнән 16 нчы февраленә кадәр Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә инглиз теле атналыгы оештырылды. Атналыкны башлангыч сыйныф укучылары өчен оештырылган «Инглиз теленә сәяхәт» дигән конкурс ачып җибәрде.












