Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнеберескинский детский сад»Атнинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422743, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Нижняя Береске, ул. Совета,д.3а |
| Телефон: | 884369-33-4-50 |
| E-Mail: | Detskiy.Nizneberesk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Нижнеберескинский детский сад" |
| Руководитель: | Гатауллина Филсина Каримулловна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 30 воспитанника |
| У нас учат: | 3 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнеберескинский детский сад»Атнинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 71 ) 72 73 74 75 76 77 78 79 80
-
Г.Тукайның туган көне 27.04.2015

Бүген бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан безнең бакчабызда әдәби - музыкаль кичә булып узды. Ике төркем балалары да шагыйрьнең әкиятләрен, шигырьләрен сәхнәләштерделәр һәм "Туган тел","Туган авыл" җырларын башкардылар. Кичә Г.Тукайга багышланган презентация карау белән төгәлләнде.
-
Кытай стенасыннан ким түгел))) 08.04.2015

Балаларыбызның төзегән стенасы Кытай стенасыннан бер дә ким түгел )))
-
Кошлар - безнең дусларыбыз. 04.04.2015

Кошлар көнен каршылау - бик күркәм гадәт. Балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, уеннар уйнадылар, тема буенча мультфильмнар карадылар. Бәйрәмнең иң күңелле һәм балаларның иң зарыгып көткән мизгеле - пешекчебез Резеда апа пешергән чыпчыклар булды.
-
Көлке көнен каршылау. 01.04.2015

1 нче апрель - көлке көнен быел үзенчәлекле итеп уздырдык. Иртәнге якта әти-әниләр өчен лоторея, күңелле итеп иртәнге гимнастика уздыру, үзенчәлекле иртәнге аш һәм бик күп уен-көлке)))
-
Мәктәптә кунакта. 25.03.2015

1 нче класска керүче балалар белән мәктәпкә экскурсиягә бару бер традициягә әйләнеп бара. Балалар кыскача гына мәктәп тормышы белән таныша.Мондый экскурсияләргә йөрү балалар өчен бик кирәк һәм кызыклы.
-
Бөек җиңү көнен каршыларга әзерлек. 21.03.2015

Быел Бөек җиңүнең 70 еллыгын зурлап билгеләп үтәләр. Без дә бакчабызда бу бәйрәмгә алдан әзерләнәбез: стендлар ясыйбыз, әңгәмәләр уздырабыз.
-
Иң мөһиме - үзебез эшлибез! 19.03.2015

Ябыштыруда яңа алымнар куллана башладык әле, матур-матур рәсемнәрне кисеп алып үзебез теләгәнчә ябыштырабыз. Күргәнегезчә, нинди матур картиналар килеп чыга?!
-
Серле төсләр кунакта! 16.03.2015

Салават күпере төсләрен өйрәндек әле бүген, аларның һәркайсының үз урыннары бар икән. Уен аша гына булса да, без аларның урыннарын бутамаска өйрәндек!
-
Тәҗрибәләр аша тирә-юньне өйрәнәбез. 10.03.2015

Суда үскән суганның суганчалары балчыктагыга караганда тизрәк һәм күбрәк булып чыктылар шул.
-
Ура, яңа уенчыклар! 06.03.2015

Бәйрәм алдыннан апаларыбыз яңа уенчыклар алып кайтып сөендерделәр!










