Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнеберескинский детский сад»Атнинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422743, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Нижняя Береске, ул. Совета,д.3а |
| Телефон: | 884369-33-4-50 |
| E-Mail: | Detskiy.Nizneberesk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Нижнеберескинский детский сад" |
| Руководитель: | Гатауллина Филсина Каримулловна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 30 воспитанника |
| У нас учат: | 3 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнеберескинский детский сад»Атнинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 61 62 63 ( 64 ) 65 66 67 68 69 70 >>
-
Габдулла Тукай - яраткан язучыбыз! 26.04.2016

Габдулла Тукайның туган көне хөрмәтеннән бакчабызда бәйрәм булып узды. Шигырьләрен сөйләдек, табышмакларга җаваплар таптык, Г. Тукайның тормыш юлы белән таныштык, әкиятләрен искә төшердек. Айгөл апабыз әзерләп килгән бик кызыклы һәм файдалы видеоязма карадык.
-
"Кошлар көнен" уздырдык. 15.04.2016

Бакчабызда кошларны каршы алу матур традициягә әверелеп бара. Шигырьләр сөйләп, табышмакларга җавап табып, кошлар турында видеоязма карап бәйрәм иттек. Һәм кош формасындагы камыр ризыгы белән сыйлаган өчен Резеда апабызга зур рәхмәт.
-
Библиотекада кунакта. 14.04.2016

Менә без дә авылыбыз библиотекасына экскурсиягә бардык. Алсу апабыз безне бик җылы каршы алды, бик күп мәгълүмат бирде, бүләкләр дә бирде. Чакырганнары өчен аларга зур рәхмәт.
-
Язгы ташу. 08.04.2016

Язның иң күңелле мизгеле - боз китү. Экскурсиягә чыгып, күпердән боз китүне күзәтү балаларга онытылмаслык мизгелләр бүләк итте.
-
Нәүрүз - күңелле бәйрәм. 28.03.2016

Кышны озату - язны каршы алу. Һәр бала бу бәйрәмне сөенеп каршы ала. Кыш бабай җиңелеп, яз кызына юл бирде.
-
Бездә җитди кунак. 25.03.2016

Бүген безгә кунакка участковый полномоченный Шарапов Марсель абый килде. Ул каникуллар вакытында һәм гомумән юлларда үзебезне ничек тотарга, чит кешеләр белән аралашмаска өйрәтте. Балалар үзләрен бик актив тоттылар, хәтта сораулар да бирделәр.
-
без әкият куябыз! 18.03.2016

Менә без дә кечкенәләребезгә бүләк ясарга булдык. Зурлар төркеменә йөрүче балалар белән "Шалкан" әкиятен куйдык.Нәниләргә бик ошады.
-
Бездә - ачык шөгыль. 14.03.2016

Бүген кечкенәләр төркемендә "Бармак уеннары аша сөйләм телен үстерәбез" дигән темага ачык шөгыль үткәрелде. Тәрбиячеләр нәниләрнең сөйләм теле белән таныштылар, үз фикерләрен әйттеләр.
-
Бәйрәм бүген! Бәйрәм бүген! 05.03.2016

Ниһаять көтеп алган бәйрәмебез дә килеп җитте. Әниләр белән генә күңелле, рәхәт шул! Без аларга ничек яратуыбызны шигырьләребез, җырларыбыз, биюләребез аша җиткердек. Рәхмэт Сезгә!
-
Бүләкләр әзер. 04.03.2016

Әниләребезгә буләкләребез әзер инде безнең! Бәйрәмгә кадәр ничек кенә әйтми түзеп торырбыз менә....










