Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушарская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422753 РТ Атнинский район, с.Кошар, ул. Татарстан, 49 |
| Телефон: | +7(843)-693-40-67 |
| E-Mail: | Sku.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушарская ООШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Фанис Хабирович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 37 учащихся |
| У нас учат: | 14 учителей |
Новости школы
"Әтнә йолдызчыклары" гала концерт
Опубликовано: 05.03.20265 нче март көнне Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры бинасында Татарстан Республикасының “Созвездие – Йолдызлык” – ачык республика яшьләр эстрада сәнгате телевизион фестиваль проекты кысаларында “Әтнә йолдызчыклары – 26" фестиваленең гала-концерты узды.Әлеге фестиваль,Татарстан Республикасы һәм Рәсәй Федерациясе территориясендә яшәүче күпмилләтле халыкның рухи-әхлакый,заманча мәдәни кыйммәтләрен саклау,районыбызның мәдәни лидерлыгын барлау, талантлы яшь буынны сәнгатькә тарту,алар арасыннан иң-иңнәрен барлап киләчәккә шушы юнәлештә күтәрелергә ярдәм итү максатыннан оештырыла.Сәхнәдә 273 сәләтле бала һәм яшүсмер чыгыш ясады.Әлеге талантлы балалар арасында безнең укучыларыбызны да күрү, әлбәтта куандыра. Уңышлары да сөенерлек.
" Күбәләк " бию коллективы кызлары 2 нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. ( җитәкчеләре Гаффарова Ф. А.)
Мәктәбебезнең 3 нче сыйныф укучылары - "Йолдызлар" вокаль ансамбле Дипломант исеменә, ( җитәкчеләре Сибагатова Э. Г.)
3 нче сыйныф укучысы Хашимова Лилия Илфар кызы- Дипломант исеменә лаек булды ( җитәкчесе Галиева Л. Р.)
Барлык катнашучыларны да уңышлары белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Киләчәктә дә зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз!
К списку новостей













