Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушарская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422753 РТ Атнинский район, с.Кошар, ул. Татарстан, 49 |
Телефон: | +7(843)-693-40-67 |
E-Mail: | Sku.Atn@tatar.ru; kushar@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кушарская ООШ" Атнинского муниципального района РТ |
Руководитель: | Хакимзянов Фанис Хабирович |
Год основания учреждения: | 1966 |
У нас учатся: | 43 учащихся |
У нас учат: | 14 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушарская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 ( 27 ) 28 29 30 >>
-
Урок Мира 01.09.2023
Сегодня во всех классах прошли часы общения, тематические беседы посвященные Дню солидарности в борьбе с терроризмом.
-
Акция "Окна России" 21.08.2023
Укучыларыбыз 22 август- Россия флагы көненә багышланган "Окна России" акциясенә кушылдылар.
Учащиеся нашей школы присоединились к Акции «Окна России». Оформили окна домов, использованием рисунков, картинок, надписей, посвященных Дню Государственного флага Российской Федерации. #ОкнаРоссии2023.
-
Укытучыбыз бүләкләнде 08.08.2023
Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә нәтиҗәле эшчәнлеге өчен мәктәбебезнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Шәрәфетдинова Альфира Фәтхрахман кызына мәктәп администрациясенең рәхмәт хаты тапшырылды. Укытучыбызны чын күңелебездән тәбриклибез, киләчәктә дә зур уңышлар телибез.
-
Ата-аналар җыелышы 30.05.2023
Мәктәбебездә узган уку елына, тәрбия эшенә нәтиҗә ясап чираттагы ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта Бәлигъ булмаган балалар белән эшләү бүлегенең өлкән инспекторы, полиция инспекторы Яруллина Резеда Рубис кызы да катнашты. Ул балаларны җәйге каникул яллары вакытында күзәтүсез калдырмаска, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә, таныш булган кешеләр белән аралашмаска, кичке вакытта өлкәннәрсез урамда йөрмәскә, алкоголь, исерткеч матдәләрне профилактикалау турында сүз алып барды. Укучыларга үз-үзләрен тотышларына игътибар итәргә өндәде, күңелле яллар теләде.
-
Укытучыбыз бүләкләнде 25.05.2023
Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә нәтиҗәле яшчәнлеге өчен Күшәр төп гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Сибагатова Эльмира Гаяз кызы Әтнә районы мәгариф бүлегенең рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Укытучыбызны чын күңелдән котлыйбыз!
-
Укытучыбыз бүләкләнде 25.05.2023
Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә нәтиҗәле эшләгәне өчен башлангыч сыйныфлар укытучысы Сәмигуллина Резеда Хәмбәл кызы Әтнә район Советының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Укытучыбызны тәбрик итәбез, алга таба да зур уңышларга ирешүен телибез.
-
Соңгы кыңгырау 23.05.2023
Бүген мәктәбебездә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Укучыларыбыз олы тормышка аяк басканда, әлеге кыңгырау аларның да , әти-әниләрнең дә укытучыларының да йөрәкләрендә озак сакланыр. Укучылар әти-әниләренә, укытучы апа-абыйларына рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Алга таба имтиханнар тапшырганда укучыларыбызга зур уңышлар телибез.
-
Остазларыбызны кунакка чакырдык. 23.05.2023
Укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан мәктәбебез тормышына зур өлешләрен керткән остазларыбызны-пенсионер укытучыларыбыз һәм мәктәп хезмәткәрләрен кунакка чакырдык. Алар безнең белән очрашуга бик теләп килделәр. Бик җылы һәм күңелле очрашу булды.
-
Җиңү бәйрәме 08.05.2023
Бүген авылыбыз уртасында урнашкан обелиск каршында Бөек Җиңүгә 78 ел тулу уңаеннан тантаналы митинг узды. Бәйрәмгә тыл ветераннары, сугыш чоры балалары чакырылган иде. Укучылар тарафыннан әзерләнгән бәйрәм чарасы бик тирән эчтәлекле, матур итеп әзерләнгән иде. Илләребез тыныч булсын!
-
"Безопасное колесо-2023" 24.04.2023
24 апрель көнне укучыларыбыз "Куркынычсыз тәгәрмәч -2023 " конкурсының район этабында катнашып кайттылар. Укучылар визит карточка, юл йөрү кагыйдәләре, тормыш иминлеге ниезләре, медицина ярдәме күрсәтү, велосипедчылар ярышы станцияләрендә көч сынаштылар. Күшәр мәктәбенең ЮИД командасы "Иң музыкаль чыгыш ясаучы команда" номинациясендә призёр статусын яулап кайттылар. Укучыларны уңышлары белән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!
Сегодня команда Кушарской школы участвовала в конкурсе "Безопасное колесо - 2023" посвящённый 50-летию ЮИД . Учащиеся нашей школы стали призёрами в номинации "Самая музыкальная команда"