Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кунгерская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422753, РТ, Атнинский район, д. Нижние Шаши, ул. Кирова, д. 56 |
| Телефон: | +7(843)-693-60-27 |
| E-Mail: | Skun.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кунгерская СОШ" |
| Руководитель: | Сибагатуллин Рафиль Фаритович |
| Год основания учреждения: | 1832 |
| У нас учатся: | 105, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кунгерская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 ( 118 ) 119 120 >>
-
Видеофестиваль
30.03.2013
29.03.2013 көнне Әтнә районы укучыларының видеофестивале булды. Видеофестивальгә мәртәбәле кунаклар да чакырылган иде. Безнең мәктәп укучылары эшләгән "Кунак" фильмы нәфис фильмнар арасында икенче урынга лаек булды. "Татаркино" оештырган "Первоклашки" фильмы буенча рәсем конкурсының нәтиҗәләре дә билгеле. 1 нче сыйныф укучысы Габдрахманова Ландыш рәсеме бу конкурста 3 нче урын алды.
-
Экология олимпиадасына әзерлек
29.03.2013
18.03.2013-23.03.2013 көннәрендә мәктәбебезнең 10 нчы сыйныф укучысы Сабиров Разил КФУның экология факультетында экология фәненнән Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабына әзерлек курсларында булды.
-
Республика семинары 26.03.2013

21 нче март көнне шулай ук 10 нчы сыйныф укучылары арасыннан Әхлак түгәрәгенә йөргән балалар “Ислам динендәге бәйрәмнәр һәм йолалар “ белән таныштырдылар. Түгәрәк җитәкчесе Галиева С. М.
-
Республика семинары 25.03.2013

21 нче март көнне 4 нче сыйныфта республика семинары узды. Алар яңа укыла башлаган“ Россия халыкларының дини мәдәнияты һәм дөньяви этика нигезләре “фәне буенча “Мөхәммәд пәйгамбәр “дигән темага дәрес күрсәттеләр. Ислам дине буенча белемнәрен ныгыттылар. Җитәкчесе Галиева С. М.
-
Фәнни-практик конференция "Кеше һәм табигать"
21.03.2013
Арча район үзәгендә урнашкан 2 нче номерлы мәктәптә, 20.03.2013 көнне үткәрелгән экологик секциядә катнашып, мәктәбебезнең 10 нчы сыйныф укучысы Шагалиев Инзиль III урынга лаек булды.
Татар әдәбияты секциясендә катнашып 10 нчы сыйныф укучысы Сафарова Гөлназ Диплом белән бүләкләнде. Бу укучыларга киләчәктә дә зур уңышлар телибез!
-
"Ритм" бию төркеме 20.03.2013

Мәктәбебезнең "Ритм" бию төркеме Балтачта узачак "Йолдызлык - 2013" фестиваленең зона турына әзерләнә. Җитәкчеләре тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Сабирова Гөлназ Наилевна
-
Йолдызлык-2013 16.03.2013

Районда үткәрелгән Йолдызлык-2013 фестиваленең гала концертында безнең мәктәптән өч чыгыш күрсәтелде. "Ритм" бию төркеме, Шигапова Гөлгенә I дәрәҗә лауреат, Саммасов Раил III дәрәҗә лауреат исемен алып кайттылар.
-
Әбекәй - алтыным, минем иң якыным 07.03.2013

6 нчы март көнне 2 нче сыйныфта (сыйныф җитәкчесе Фатихова Ф. Х.) 8 март бәйрәме уңаеннан әбиләрне чакырып, "Әбекәй - алтыным, минем иң якыным" дигән музыкаль кичә үткәрелде.
-
Әниләр бәйрәме 07.03.2013

Күңгәр балалар бакчасында 8 март уңаеннан әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичәгә әниләр, әбиләр, апалар чакырылган иде. Кичәне тәбияче Гарипова Фаилә алып барды.
-
Гаилә бәйрәме
05.03.2013
4 нче март көнне 4 нче сыйныф укучылары гаилә бәйрәме үткәрделәр. Әти-әниле булу үзе бер бәхет. Алар белән бергәләп шундый бәйрәмнәр үткәрү, алар янында булу үзе бер бәхет. Шундый матур бәйрәмне сыйныф җитәкчесе Галиева Суфия Мансуровна оештырды.










