Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | 422740, РТ, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru; xni@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 106 |
У нас учат: | 18 |
Новости МБОУ "Кубянская СОШ"
Журналист, шагыйрә С.Мингатина бездә кунакта
Опубликовано: 16.05.2025Бүген уку елы дәвамында "Әдәби хәзинә" түгәрәгенә йөргән 5, 6 нчы сыйныф укучылары журналист, шагыйрә, якташыбыз, Күәм авылында туып-үскән, Күәм мәктәбендә белем алган Мингатина Сүрия апа белән очраштылар. Чараны түгәрәк җитәкчесе Садриева А.Г. оештырды. Сүрия апа күпләребезгә таныш. Ул "Әтнә таңы" район газетасының башлангычында торган шәхес, бик күп проблемалар күтәргән мәкаләләр, җанга үтеп кергән шигырьләр авторы. Бүгенге җылы очрашуда укучыларыбыз шушы олы шәхескә кызыксындырган сорауларын бирделәр, бик мәгънәле җаваплар, фикерләр тыңладылар. Сүрия апаның күпсанлы грамоталарын, дипломнарын, күкрәк билгесен һ.б. мактаулы исемнәрен кызыксынып карадылар. Сүрия апабызга шушы җанлы очрашу өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез, иҗади уңышлар теләп калабыз.
К списку новостей