• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Атнинский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2
Телефон: +7(843)-693-63-11
E-Mail: Skub.Atn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ
Руководитель: Хакимзянов Хамит Газимович
Год основания учреждения: 1976
У нас учатся: 103
У нас учат: 17

Новости МБОУ "Кубянская СОШ"

19 май -Пионерия туган көн уңаеннан "Пионер әлифбасы " сборы.

Опубликовано: 20.05.2013

 

  «Пионер әлифбасы» дип аталды 18 май көнне мәктәп елларында  пионер оешмалары эшчәнлегендә кайнаган һәм төрле елларда  пионервожатый булып эшләгән ветеран укытучылар катнашында  Татарстан пионериясенең 90 еллыгына багышлап  оештырылган сбор. Пионерлар нинди тормыш алып барган, намуслылык, батырлык үрнәкләре ничек тәрбияләнгән, шул чор рухын тою,   тәртип һәм кыюлык тәрбияләү максатлары  куелды.

Мероприятие башында пионер оешмасы тарихы белән  махсус әзерләнгән видео аша таныштылар. Беренче пионер отрядлары кайчан , кайда,  кемнәр тарафыннан төзелүе, символлар, атрибутика, сугыш елларында батырлыклар күрсәткән Герой пионерлар, тылдагылар нинди хезмәт башкарулары турында белемнәр бирелде.

  Алдан пионер җырлары өйрәнелде. Вожатый  җитәкчелегендә 2-5 сыйныфлар Орлята учатся летать “, “Совершите чудо», “Ты да, я да  мы стобой”, “Марш юных пионеров” һ.б. җырларны башкардылар. Ә вожатый Сафин Инсаф тарафыннан барабан маршлары белән танаштырылды.

  Рус теле һәм   әдәбияты  укытучысы Нәҗипова Гөлзада  апа  дружина советы рәисе вазифасын башкаруын, ничек итеп сборларга әзерләнүләрен, агитбригадаларда чыгыш ясавын , пионер законнарын төгәл  үтәвен укучыларга җиткерде. Укучыларга берничә пионер речевкасын өйрәтте, пионер гимнын җырлап күрсәтте. Математика укытучысы Хәбибуллина Айсылу апа  мәктәптә укыган чакта макулатура , металлалом җыю өмәләре, тимурчылык эше алып барулары  турында сөйләде. Шулай ук үзенең Әтисе Мөбәрәкҗан аганың бик яхшы укыганы өчен 1941 елда “Артек” пионер лагерена юллама алуын, сугыш башлану аркасында бара алмамвы турында да әйтеп узды . Герой пионерлар исемен йөртү өчен тырышып укуларын, йөкләмәләр үтәүләрен искә алды. Балачагының пионер оешмалары эшләгән елларга туры килүе белән үзен бәхетле хис итүен белдерде.





К списку новостей