Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 105 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 ( 9 ) 10 >>
-
Табигать кочагында 27.05.2025

Бүген 5-8, 10 нчы сыйныф укучылары табигать кочагында ял итеп, саф һавада уеннар уйнап, алып килгән тәмле ризыклары белән сыйланып кайттылар. Бу традицион походны укучыларыбыз һәрвакыт зарыгып көтеп алалар. Алда - җәйге каникуллар! Без укучыларыбызга күңелле яллар телибез!
-
Мәктәп яны лагере үз эшен башлап җибәрде 27.05.2025

Бүген мәктәбебез базасында оештырылган хезмәт һәм ял лагере белән "Бәхетле балачак" мәктәп яны лагере үз эшләрен башлап җибәрделәр. Балаларны күңелле һәм мавыктыргыч көннәр, файдалы ял көтә.
-
Соңгы кыңгырау - 2025 24.05.2025

Бүген мәктәбебездә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен "Соңгы кыңгырау" бәйрәме булып узды. Укучыларыбызга имтиханнарын уңышлы тапшырып, үзләре теләгән уку йортларына керүләрен, бар теләкләре тормышка ашуын телибез. Ак юллар сезгә! Ак бәхетләр!
Шулай ук 4 нче сыйныф укучылары да башлангыч белем баскычыннан төп белем алуга күчүләрен билгеләп үттеләр. Аларга уңышлар телибез!
-
Берләшмәләребез хисап тотты 21.05.2025

Бүген "Мәктәптән тыш эшләр үзәге"нең еллык хисап бирү чарасы булды. Аның кысаларында "Әдәби хәзинә" дәрестән тыш эшчәнлеген алып барган өстәмә белем бирү педагогы, укытучыбыз Садриева А.Г. һәм мәктәбебезнең "Йолдызчык" театр коллективы (җитәкчесе Шакирова Л.Х.) эшчәнлеге грамота белән билгеләп үтелделәр. Шулай ук бу чарада "Мәктәп театры" проекты кысаларында эшләп килүче "Йолдызчык" берләшмәсенә йөрүче укучыларыбыз шушы уку елында өйрәнгән спектакльнең өзеген тамашачыларга тәкъдим иттеләр.
-
Без актив! 20.05.2025

Бүген Әтнә муниципаль районы башкарма комитеты, Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге, Бөтендөнья татар конгрессының Әтнә район җирле бүлеге, "ТАТМЕДИА" АҖ "Әтнә таңы" газетасы редакциясе, Әтнә районы "Ак калфак" татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы уздырган "Казан арты - Әтнә төбәге" V нче районкүләм иҗади бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Мәктәбебез "Иң актив катнашучы" дипломына ия булды. Күәм урта мәктәбеннән 9 эш шушы бәйгедә үз номинацияләрендә урыннар алды, 3 укытучыбыз һәм 6 укучыбыз дипломнар, истәлекле бүләкләргә ия булдылар. Аларны котлыйбыз! Алга таба да иҗади уңышлар телибез!
-
"Ценности, которые нас объединяют" 19.05.2025

Сегодня проведено последнее в этом учебном году внеурочное занятие цикла "Разговоры о важном" на тему "Ценности, которые нас объединяют". Цели: актуализация и развитие представлений обучающихся о ценностях как ориентирах в повседневной жизни, содействие формированию осознанного отношения к традиционным ценностям как основе единства и целостности российского общества. Каждый ученик назвал то, что ценно именно для него.
-
"О работе горячих линий"
19.05.2025
В целях повышения эффективности тематического консультирования и обеспечения граждан и организаций своевременной качественной и достоверной информацией в территориальном отделе Управления Роспотребнадзора по Республике Татарстан (Татарстан) в Высокогорском, Арском, Атнинском, Балтасинском районах (далее – Высокогорский ТО) в период с 12 мая по 23 мая 2025 г. работает «горячая линия» по вопросам качества и безопасности предоставления услуг детского отдыха, особенностях составления договора, а также о безопасности и качестве детских товаров. Звонки от населения будут приниматься на «горячую линию» по телефонам 8(84368) 2-41-47, 8(84366) 3-00-83 ежедневно с 08.00 ч. до 17.00 ч., кроме выходных дней, перерыв с 12.00 до 13.00 ч.
-
Конкурсларга нәтиҗәләр ясалды 19.05.2025

Бүген 2024-2025 нче уку елында мәктәп күләмендә үткәрелгән конкурсларга нәтиҗәләр ясалды. "Иң яхшы сыйныф", "Ел укучысы-2025", "Иң күп китап укучы", "Иң күп китап укучы сыйныф" конкурсларында актив катнашкан сыйныфларга, аерым укучыларга грамоталар, дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук Бөек Җиңүгә 80 ел тулу уңаеннан уздырылган күргәзмәгә дә нәтиҗә ясап, барлык сыйныфлар да грамота белән билгеләп үтелделәр, аерым сыйныфлар номинацияләрдә җиңүче дип табылды. Афәрин, безнең тырыш укучыларыбыз, һәрвакыт хәрәкәттә булган сыйныф җитәкчеләребез, мәктәп белән бер сулышта яшәүче актив әти-әниләребез! Киләсе уку елында да бергә булып, бердәм булып матур нәтиҗәләргә ирешергә язсын!
-
Мы в Агробиотехнопарке! 16.05.2025

Сегодня учащиеся 3,6,7,8 классов посетили мероприятие "Город профессий АПК", организованное МОиН РТ и ФГБОУ ВО "Казанский государственный аграрный университет". Разделившись по трекам "Растениеводство", "Животноводство", "АПК не по-детски", учащиеся выполнили различные задания, пробовали себя в разных профессиях сельскохозяйственной отрасли. Мы выражаем огромную благодарность МОиН РТ и студентам Аграрного университета. Учащимся понравилось прохождение всех трех треков. В конце мероприятия всем учащимся раздали памятные кружки.
-
Журналист, шагыйрә С.Мингатина бездә кунакта 16.05.2025

Бүген уку елы дәвамында "Әдәби хәзинә" түгәрәгенә йөргән 5, 6 нчы сыйныф укучылары журналист, шагыйрә, якташыбыз, Күәм авылында туып-үскән, Күәм мәктәбендә белем алган Мингатина Сүрия апа белән очраштылар. Чараны түгәрәк җитәкчесе Садриева А.Г. оештырды. Сүрия апа күпләребезгә таныш. Ул "Әтнә таңы" район газетасының башлангычында торган шәхес, бик күп проблемалар күтәргән мәкаләләр, җанга үтеп кергән шигырьләр авторы. Бүгенге җылы очрашуда укучыларыбыз шушы олы шәхескә кызыксындырган сорауларын бирделәр, бик мәгънәле җаваплар, фикерләр тыңладылар. Сүрия апаның күпсанлы грамоталарын, дипломнарын, күкрәк билгесен һ.б. мактаулы исемнәрен кызыксынып карадылар. Сүрия апабызга шушы җанлы очрашу өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез, иҗади уңышлар теләп калабыз.











