Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кубянский детский сад" Атнинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 8 |
Телефон: | |
E-Mail: | dskubyan.Atn@tatar.ru, gulfija.shagidullina2012@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Кубянский детский сад" |
Руководитель: | Ханафиева Лейсан Зульфаровна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 36 воспитанников |
У нас учат: | 3 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кубянский детский сад" Атнинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 ( 68 ) 69 70 >>
-
"Әй биибез биибез!" 27.07.2016
Бию -балаларның хәрәкәтчәнлекләрен арттыра, дустанә мөнәсәбәт тәрбияли.
-
"Әйләнә тирә дөнья" 26.07.2016
Бүген балаларны җир-су хайваннары белән таныштырырга булдык эле. Кунакка "Ташбака -Апа " килде. Элеге эшчәнлекнең максаты: балаларның җир-су хайваннары турында белемнәрен тирәнәйтү, кызыксыну уяту. Эшчәнлек барышында кайбер балаларның тере ташбаканы Зоопаркта , кайберләренең рәсемнәрдә генә күргән булуы, э кайберләренең беренче тапкыр эле генә күргән булулары (кечерәкләрнең) ачыкланды. Бу эшчәнлек аларда зур кызыксыну уятты. Без Г Тукайның "Ташбака белән куян" әкиятен укыдык, "Нәрсә кайда яши?" дидактик уенын уйнадык. Иң кызыгы платилиннан ташбаканы ясау булды. Монда балалар үзләренең бөтен фантазияләрен эшкә җиктеләр.
-
"Ашлыклар уңды-башаклар төште..." 21.07.2016
Бүгенге җәйнең иң матур көннәрендә балалар белән якында гына җәелеп яткан культуралы үсемлекләр үсүче басуга максатчан экскурсиягә бардык. Максаты Балаларны бөртекле культуралар белән таныштыруны дәвам итү. Танып исемнәрен әйтә белүләренә ирешү. Табигатьнең матурлыгына хозурлану. Балаларга әлеге экскурсия бик тә ошады тагын барасылары кирүне җиткезделәр.
-
"Кәгазь көне" 20.07.2016
Бакчабыда бүген кәгазь көне игълан иттек. Бүгенге көннең максаты балаларны төрле төр кәгазь төрләре белән таныштыру. Кәгазьнең килеп чыгышы турында рәсемнәр аша күзаллаулаырын тирәнәйтү. Кәгазьне кисәргә өйрәнү булды. Балаларда әлеге әшчәнлек зур кзыксыну уятты. Өйләрендә дә кәгазь кисүне дәвам итүче балалар булды.
-
"Мәктәп тирәли сәяхәт" 19.07.2016
Бүген балалар белән мәктәп яны тирәсенә максатчан сәяхәткә бардык. Максаты балаларны мәктәп тормышы белән таныштыруны дәвам итү. Балаларда тиздән үзләренең дә шушы мәктәпкә укырга барасылары килү теләге уяту. Җәйге ял вакытында да мәктәпнең укучылардак бушап тормавын, аларның мәктәп яны бакчасында яшелчә җиләк-җимеш үстерешүдә булушуларын турында сөйләү, карау. кызыксыну уяту.
-
"Әкиятләр көне" 18.07.2016
Бүген бакчабызда әкияләр көне үтте. Балалар белән төрле милләт әкиятләре укыдык. Зурлар төркемендәге балалар рус халык әкияте " Шалкан"ны кечкенә төркемгә йөрүче нәниләребезгә сәхнәләштереп тә күрсәттеләр. Көн бик тә күңелле үтте.
Максат: Балаларны төрле милләт әкиятләре белән таныштыруны дәвам итү. Әкиятләргә кызыксыну уяту, тыңлап әчтәлеген истә калдырү, сорауларга тулы җавап бирү кебек күнекмәләрне камилләштерү. Актерлык сәләтләрен үстерү.
-
"Көн-төн" көне 15.07.2016
"Безнең балалар бакчасында җәйге көннәр төрле кызыклы исемнәр белән атала. Бүген бездә "Көн-төн" көне. Бүгенге көннең максаты төрле кызыклы уеннар аша, эшчәнлекләр аша балаларда тәүлек вакытлары турындагы белемнәрен тирәнәйтү, тәүлекнең исемнәрен дөрес итеп әйтә белүгә ирешү. Балалар белән әлеге темага ябыштыру эшчәнлеге үткәрелде. малалайлар төнне кызлар көнне ясады. Шулай ук "Ябалак һәм чебиләр" хәрәкәтле уенын, "Рәсемдә кайсы тәүлек вакыты сүрәтләнгән" дидактик уенын бик яратып уйнадылар.
-
Су көне 11.07.2016
Бу көндә, без суның файдалы, кирәкле булуын, үзенчәлекле якларын өйрәндек. Балалар белән "Кояш һәм яңгыр" , "Сез яңгырдан куркасызмы?", "Яңгыр" уеннарын уйнап көнебезне күңелле һәм матур итеп үткәрдек.
-
Бантиклар көне. 05.07.2016
Бүген бездә бантиклар көне. Кул күнекмәләрен ныгыту өстендә эшләп, без төрле төстәге матур бантиклар ясадык. Безгә бик күңелле һәм кызык булды.
-
Әти- әниләр белән очрашу булып узды. 30.06.2016
Балалары яна гына бакчага йөрүчеләр һәм даими бакчага йөрүчеләрнең әниләренә балалар бакчасына түләү тәртибе белән таныштырып һәм өстәмә компенсация алырга нинди документлар кирәклеге турында искә төшерелеп, аңлатып үтелде.