Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кубянский детский сад" Атнинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 8 |
Телефон: | |
E-Mail: | dskubyan.Atn@tatar.ru, gulfija.shagidullina2012@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Кубянский детский сад" |
Руководитель: | Ханафиева Лейсан Зульфаровна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 36 воспитанников |
У нас учат: | 3 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кубянский детский сад" Атнинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 ( 67 ) 68 69 70 >>
-
Өлкәннәр көне бездә! 01.10.2016
Бакчабызда шаулап гөрләп өлкәннәр көне үзды. Бәйрәмдә балалар яраткан әби бабайларына җырлар, шигырьләр, биюләр бүләк иттеләр. Өлкәннәр исә, үз чиратында бәйрәмнән ләззәт алып кайтып киттеләр.
-
Саргаядыр көз көнендә һәр агач яфраклары; Юк яшеллекләр хәзер , урман вә сахра сап-сары. Көзге табигатьтә сәяхәттә булдык, үзгәрешләрне күзәттек, яңалыклар ишеттек. 26.09.2016
-
Мул уңыш җыеп алынган көзге бакча буйлап күзәтү үткәрдек. Табигатьтәге сезонлы үзгәрешләр белән танышып бару бик мөһим. 24.09.2016
-
Артистлар бездә дә бар... 22.09.2016
Балаларда якыннарына, әти- әниләренә карата кайгыртучанлык, игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләү максатыннан сөйләм үстерү эшчәнлегендә татар халкының "Өч кыз" әкиятен сәхнәләштердек. Балалар әлеге эшчәнлектән бик тә кәнагать калдылар чөнки аларның артислык сәләтләре дә ачылды.
-
"Алма- дисәң дә алалар..." 17.08.2016
Безнең балалар бакчасының алма бакчасы бар. Анда берсеннән берсе тәмле алмалар үсә. Бүген ул алмалардан балалар да авыз итте.
-
"Җәйге кросс" 13.08.2016 “Бала аң эшчәнлегенә һәм тирән фикерләү сәләтенә ия булсын өчен, аның сәламәтлеге турында кайгыртырга кирәк: ул йөгерсен, сикерсен, көч түксен-һәрвакыт хәрәкәттә булсын” Ж.Ж.Руссо.
-
"Әй- ямьле ЖӘЙ!!!" 10.08.2016
Җәй, җәй- инде сонгы аенга да кереп аны ваклап маташабыз!. Балалар белән бүген табигатькә чыктык. Җәйнең матур вакытларына хозурланып кайттык. Инде басуларда игеннәр җыелган, кырлар буш калган. Шулай булуга карамастан без басуларны да карадык, балалар белән белемнәребезне тикшердек , ныгыттык. Балалар бик канәгать калдылар...
-
Балаларның режим вакытларын оештыру. 05.08.2016
Балалар бакчасында балаларның режим вакытларын файдалы итем үткәрү, һәр тәрбияченең төп бурычларының берсе. Безнең балалар бакчасында бигрәктә җәй айларында балаларга уйнарга күңел ачырга вакыт күп - шунлыктан без өстәл уеннарына, хәрәкәтле уеннарга вакытны тигез бүлергә тырышабыз. Балалар өстәл уеннарыннан "Домино", "Лото", "Рәсемнәр төзү"," Лего" ны үз итәләр. "Лего" -балаларның кул маторикасын, төзү сәләтләрен, уйлау, фантазияләү кебек сыйфатларны үстерә.
-
"Эх Туган көн! Туган көн!-..." 03.08.2016
Балалар бакчасында үткән туган көннәр иң истә калганнарыдыр мөгаен. Без бакчада һәр баланың туган көнен билгеләп үтәбез. Ул көнне туган көне булган баланы иртәдән үк котлый башлыйбыз. Традицияләргә тугры калып "Аккалач" уенын уйныйбыз. Балалар белән күп итеп рәсемнәр ясап бүләк итәбез. Ә иң кызыгы туган көне булган бала үзе дә истәлекле бүләкләр алып килә. Бу балаларны тагында якынайта, дуслаштыра.
-
Бездә эшчәнлекләр һәрвакыт күңелле үтә. Җәй айларында да эшчәнлекләрдә русча аралашырга тырышабыз. Максаты: рус телендә сөйләшүне ныгыту, сөйләм телен үстерү. 01.08.2016