Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Коморгузинская средняя общеобразовательная школа имени Шигабутдина Марджани» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422758, РТ, Атнинский район, с. Коморгузя, ул. Комсомольская, д. 11 |
| Телефон: | +7(843)-693-20-03 |
| E-Mail: | Skom.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Коморгузинская СОШ" |
| Руководитель: | Гатауллин Табрис Талгатович |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 73 учащихся |
| У нас учат: | 18 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Коморгузинская средняя общеобразовательная школа имени Шигабутдина Марджани» Атнинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 141 142 143 144 ( 145 ) 146 147 148 149 150 >>
-
3 нче көн. “Мистер Кар бабай” 31.12.2014

Сәяхәтебез дәвам итә. “Кыш бабай” утравы гөрләп тора. Кем генә, нәрсә генә эшләми.
Иртәнге рапорт, зарядкадан соң без эшебезне дәвам иттек. Иртәнге аштан соң безгә зур яңалык җиткерделәр- бүген безне Әтнәгә Кар шәһәрчегенә алып барачаклар. Автобуска утырып, ледянкаларыбызны алып, юлга кузгалдык. Әй, күңелле дә үтте соң вакытыбыз. Их, рәхәт тә соң тауда чана шуулары! Артта кар бураннары тузгый. Кайсыбыз чанадан егылып төшеп кала. Битләребез салкыннан алсулана. Тик беребез дә туңмый. Вакыт үткәне сизелми дә. Кайтыр вакыт та җитте. Бер-беребезнең өсләрендәге карны кагып кайтырга кузгалдык.
Яңа ел бәйрәменә безгә зур сюрприз ясаганнар. Без җитәкчеләребезгә бик зур рәхмәтле.
Төшке аштан соң без “Мистер Кар бабай” бәйгесенә әзерләнә башладык. Бәйгенең этаплары:
1.Үзебез турында үзебез.
2. Сугыш чорындагы шагыйрьләрнең шигырләрен сәнгатьле уку.
3.Реклама тәкъдим итү.
4. “Бу язучыны таныйсыңмы?”(язучының тулы исем- фамилиясен әйтү, таныш әсәрләрен санау)
5.Концерт номерлары.
Бәйге кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Әмма катнашучылар сер бирмәде. Мистер Кар бабай булып Шакиров Әнис танылды. Соңыннан Кар кызлары сюрприз ясадылар. Алар бәйгедә катнашучылар өчен концерт куйды.
-
2 көн. Кызлар көне. 30.12.2014

Сәяхәтебез дәвам итә. Девиз, речёвкаларны әйтеп, гимнастик күнегүләр ясап алдык. Гадәттәгечә, линейкага бастык, сәламәт яшәү рәвеше һәм спорт турында әңгәмә кордык.
Иртәнге аштан соң без “Мисс Кар кызы” бәйгесенә әзерләнә башладык. Бәйгенең этаплары:
1.Үзебез турында үзебез.
2.Кием тәкъдим итү.
3.Причёска.
4.Сорауларга, табышмакларга җавап бирү.
5.Концерт номерлары.
Бәйге “Эх сез матур, Кар кызлары” исеме астында малайлар концерты белән аралаштырылып алып барылды.
Безнең җиңүчебез-Хәйруллина Ранилә.
-
1 көн. Лагерьны ачу тантанасы. 29.12.2014

Ура! Ура! Без барыбыз да “Кыш 2015” чаңгы, чаналары белән “Кыш бабай” утравына сәяхәткә кузгалдык. Бүгенге көнебез лагерьны ачу тантанасы белән башланып китте. Безне киң колач җәеп Кыш Бабабыз каршы алды. Быелгы сәяхәтебез тагын да күңеллерәк, кызыклырак булыр, чөнки янәшәбездә ышанычлы дуслар бар. Алда безне серле утраулар, көтелмәгән ачышлар, хәзинәләр эзләү, төрле кызыклы маҗаралар көтә. Узган елгы җәйге сәяхәт мизгелләре дә безнең күңелләрдә әле дә саклана. Бу сәяхәтебездә без утрау законнары буенча яшәячәкбез, утрау терминнары белән эш итәчәкбез.
-
It-чемпион. "Иң актив мәктәп" 27.12.2014

- Яна ел-2014 26.12.2014
-
It-чемпион 24.12.2014

-
Час кода 12.12.2014

-
Республиканский научно-практический семинар для учителей начальных классов 12.12.2014

-
"Коррупциягә-юк!" 09.12.2014

-
Теләче районы беренчелегенә көрәш ярышы 05.12.2014










