Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Коморгузинская средняя общеобразовательная школа имени Шигабутдина Марджани» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422758, РТ, Атнинский район, с. Коморгузя, ул. Комсомольская, д. 11 |
| Телефон: | +7(843)-693-20-03 |
| E-Mail: | Skom.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Коморгузинская СОШ" |
| Руководитель: | Гатауллин Табрис Талгатович |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 73 учащихся |
| У нас учат: | 18 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Коморгузинская средняя общеобразовательная школа имени Шигабутдина Марджани» Атнинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 141 ( 142 ) 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
"Татар лингвокультурологиясе: проблемалар һәм перспективалар” темасына VI республикакүләм фәнни-гамәли конференция 20.02.2015

Мәктәбебезнең 10 сыйныф укучысы Исмаилова Эльнара, Шәмсетдинова Клара Кәбир кызы җитәкчелегендә, Казанның Федераль Университетында үткән “Татар лингвокультурологиясе: проблемалар һәм перспективалар” исемле Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашып, үз секциясендә 1 урын яулады. Котлыйбыз аларны!
-
Җиңү-70. "Муса Җәлил-патриот шагыйрь" 20.02.2015

Патриот-шагыйрь Муса Җәлил һәм җәлилчеләрне искә алу уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары арасында укытучы Хәкимова Г.Р. тарафыннан, шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган ачык тәрбия сәгате үткәрелде.
-
Батырлык дәресе 19.02.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган ачык тәрбия сәгате.
-
Туфан Миңнуллинның "Авыл эте Акбай" пьесасыннан өзек 19.02.2015

Көндәлек тормыш гыйбрәтләренә килсәк, андагы “сәхнә алды” яисә “сәхнә арты” хәлләре безне нинди генә кичерешләргә дучар итми дә, нинди генә фикер давыллары уятмый!..
Мөдәррис Вәлиев
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Аҗаган” хәрби-спорт уены оештырылды. 18.02.2015

Мәктәбебездә,Бөек Җиңүнең 70 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Аҗаган” хәрби-спорт уены оештырылды.
-
Татар-башкорт спорт көрәше 17.02.2015

Мәктәбебезнең 3 сыйныф укучысы, Гатауллин Марат, татар-башкорт спорт көрәше буенча район куләмендә үткән турнирда,1 урынны яулады. Котлыйбыз аны!
-
Чаңгы ярышы (район күләме) 14.02.2015

Мәктәбебез 9 сыйныф укучылары, Мөхәммәдиев Райнур һәм Мөхәммәтҗанова Илюзә, район күләмендә узган чаңгы ярышында катнаштылар. М.Райнур 2 урын яулап кайтты.
-
"Син һәм мин" исемле Гашыйклар көненә багышланган кичә 14.02.2015

Һаваларда оча ике аккош,
Каурыйлары җиргә коела.
Янып сөйсәң, күңел канатлана,
Мәңге талмас кебек тоела.
Һаваларда оча ике аккош,
Еракларга китә моңнары.
Киләчәккә аккош юлы булып
Китсен безнең яшьлек еллары...
-
Җиңү-70. Строевой жыр конкурсы 12.02.2015

12 февральдә мәктәбебездә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган строевой жыр конкурсы үтте. Бәйгедә 1 - 11 сыйныфлар катнашты. Һәр сыйныфта яхшы итеп әзерләнгән иде, һәркайсы берәр номинациягә лаек булды.
-
Сәнгатьле уку конкурсы (район этабы) 11.02.2015

Район күләмендә үткән сәнгатьле уку конкурсында катнашып, 9-11 сыйныфлар арасында, 10 сыйныф укучысы, Исмаилова Эльнара, 1 урынны яулады,
9 сыйныф укучысы, Мөхәммәтҗанова Илюзә, проза әсәрен башкаруда, 2 урынга лаек булды. Котлыйбыз аларны!









