Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Берескинская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Бәрәскә урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422743, РТ, Атнинский район, село Нижняя Береске, ул. Татарстан , д.1 А |
| Телефон: | +7(843)-693-36-06 |
| E-Mail: | Sber.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Берескинская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сагдиева Айсылу Фидаилевна |
| Год основания учреждения: | 1981 |
| У нас учатся: | 71 учеников |
| У нас учат: | 21 преподавателей |
Новости Берескинской школы
Резидә Рәфкать кызына - 55!
Опубликовано: 15.09.201515 сентябрьдә Бәрәскә урта мәктәбе укытучысы Нигъмәтҗанова Резида Рәфкать кызына 55 яшь тулды.
Математика укытучысы, озак еллар уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән хезмәттәшебезне күркәм бәйрәме белән ихластан тәбрик итәбез. Тирән белемле, киң эрудицияле Резида Рәфкатовна - укучыларның яраткан укытучысы, укытучыларның ышанычлы хезмәттәше. Бәрәскә урта мәктәбендә эшләү дәверендә укучыларга белем биреп кенә калмыйча, тормышта дөрес юл табарга да өйрәтә ул. Нинди генә эшкә алынмасын, һәрберсен җиренә җиткереп башкара. Кем генә ярдәм сорап килмәсен, һәркемгә вакытын да, киңәшен дә кызганмый Резида Рәфкатовна . Әти-әниләр, авыл халкы арасында гадел, таләпчән булуы белән хөрмәт казанды.
Юбилее белән котлап, аңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, бәхетле озын гомер телибез. Укучыларының рәхмәтен ишетеп, хезмәттәшләренең ихтирамын тоеп, гаиләдә дә, мәктәптә дә үзенең кирәклеген белеп, кадер-хөрмәттә яшәргә насыйп булсын.
55 ел узып киткән
Сизми-сизелми генә.
Тормыш юлын Сезнең кебек
Матур үтәр кем генә?!
Акыллы да, сабыр да Сез,
Тыйнак һәм итагатьле.
Гомер буйларына сау-сәламәт,
Булыгыз Сез чиксез бәхетле.
Бәрәскә урта мәктәбе укытучылар коллективы.
К списку новостей















