Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Берескинская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Бәрәскә урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422743, РТ, Атнинский район, село Нижняя Береске, ул. Татарстан , д.1 А |
| Телефон: | +7(843)-693-36-06 |
| E-Mail: | Sber.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Берескинская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сагдиева Айсылу Фидаилевна |
| Год основания учреждения: | 1981 |
| У нас учатся: | 71 учеников |
| У нас учат: | 21 преподавателей |
Новости Берескинской школы
Ватан Геройлары көне.
Опубликовано: 09.12.2025Һәр төбәк, һәр ил изге яуда батырлык, чиксез каһарманлык үрнәге күрсәткән, ил-көннәрнең тыныч вакытында намуслы, фидакарь хезмәт нәтиҗәсендә данланган геройлары белән горурлана. Ватан Геройлары көнен бәйрәм итү – ул бабаларыбызның батырлыгын искә алу гына түгел, ә Советлар Союзы Геройларын, Россия Геройларын, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын хөрмәтләү дә булып тора. Мәктәпнең "Яшь армиячеләре" һәм тәрбия буенча директор киңәшчесе Хәкимуллина Д.Д. Әфганстан сугышы ветераны белән очрашып кайттылар. Сабирҗанов Радик Равил улы, хезмәт турындагы хатирәләре белән уртаклашты. Әфганстандагы хезмәте белән бәйле авырлыклары, хәтта иң катлаулы шартларда да иптәшләренә тугрылыкны саклап калуның мөһимлеге турында сөйләде.
Укучылар бик кызыксынып, һәр сүзне игътибар белән тыңладылар, шулай ук кызыксындырган сорауларын бирделәр. Радик Равил улына зур рәхмәтебезне белдерәбез! Аңа һәм аның якыннарына сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телибез!
К списку новостей















