Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеменгерская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422756, РТ, Атнинский район, с. Большой Менгер, ул. Ленина, д. 69 |
| Телефон: | +7(843)-693-46-28 |
| E-Mail: | Sbm.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеменгерская ООШ" |
| Руководитель: | Зарипова-Иманкулова Гульчира Рустемовна |
| Год основания учреждения: | 1926 |
| У нас учатся: | 78 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеменгерская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 ( 126 ) 127 128 129 130 >>
-
Туган тел көне 14.06.2014

Шигырь бәйрәме үткәрдек
Без "Туган тел" көнендә.
Үзебез дә шигырь яздык
Газиз туган телемдә.
-
Белем көне 13.06.2014

"Балачак" та ял итүчеләр бүген Арча шәһәрендә урнашкан Әлифба, Сәнгать музеенда булып кайттылар. Музейда укучылар күрше төбәк - Арча төбәгеннән чыккан күренекле шәхесләр, җырчылар, әдәбият эшлеклеләре турында белешмәләр тупладылар.
-
Россия көне 12.06.2014

Россия-минем Ватаным,
Бәйрәмең белән сине!!!
Яңгырасын әйдә гимн
Бүген РОССИЯ көне!!!
Бүген 12-июнь- Россия көнен без дә лагерьда билгеләп үтәргә уйладык. "Россия буенча сәяхәт" дип аталган интеллектуаль -шоу да күпләр бүген үз-үзләрен күрсәтә алдылар. Ә Россия флагы төсендә киенүчеләргә аерым бүләкләр бирелде!
-
Сәнгать көне 11.06.2014

Җырлап-уйнап туймыйбыз
Шаярабыз, биибез.
Бу ел -СӘНГАТЪ елы диеп
Шатланышып йөрибез!!!
-
Үткәннәргә сәяхәт 10.06.2014

"Үткәнгә сәяхәт" иттек
Бардык бүген һәйкәлгә.
Латышларның истәлеген
Яңарттык без хәтердә.
"Без тынычлык телибез" дип
Рәсемнәр дә ясадык.
Соңыннан без кинозалда
Мультфильм да карадык.
-
Туган як көне 09.06.2014

Туган авыл гүзәллеген
Без карап йөрдек бүген.
Остаханә гөрләп үтте-
Бездә "Туган як" көне!
-
Табигатьтә кунакта 06.06.2014

Үзенең киң кочагына
Дәште безне су буе.
Балык тоттык-уха пеште
Әй, уйнаштык көн буе!!!
-
ТНВ бездә кунакта 05.06.2014

Бүген "Балачак" та "Талантлылар көне". Үзебезнең барлык талантны без ТНВ каналының "Мәктәп" тапшыруы кллективына күрсәттек. Тапшыруны төшергәннән соң, без ТНВ алып баручылары, продюсер, редакторлары белән җанлы әңгәмә кордык.
Безнең таантлар турында
Сез дә ишетеп белерсез.
Аллабоерса, җәен безне
ТНВ да күрерсез.
-
Гиннес-шоу 04.06.2014

Арабызда кем иң көчле,
Үзе өлгер, җитез дә?
"Иң-иң"нәрне билгелибез:
Рекордлар көне бездә.
Барчабыз теләп катнаштык
"Гиннес-шоу" ярышында.
Бик күп бүләкләр дә алдык
Бу уен барышында.
-
Дуслык көне 03.06.2014

Начар гадәтләр белән һич
Дус булмаска сүз бирдек.
"Дуслык ярышы"нда уйнап
Рәхәтләнеп ял иттек.
Бүген лагерьдә Дуслык көне узды. "Наркотикларсыз тормыш" акциясе кысаларында спорт ярышы оештырылды.







