Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеатынский детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Югары - Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе.
Визитная карточка
Адрес: | 422017, Республика Татарстан, Арский район, с. Верхние Аты, ул. Кооперативная, д.22 |
Телефон: | |
E-Mail: | dsvaty.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Верхнеатынский детский сад" Арского района РТ |
Руководитель: | Хусаинова Алсу Мударисовна |
Год основания учреждения: | 2007 |
У нас учатся: | 7 |
У нас учат: | 2 |
Яңалыклар.
Гриппка каршы.
Опубликовано: 27.01.2016
Грипп белән авырмас өчен һәм аның авыр нәтиҗәләреннән дәваланып, интегеп йөрмәс өчен гап- гади гигиена кагыйдәләрен үтәү дә җитә.
КУЛЛАРЫГЫЗНЫ ЮЫГЫЗ
Микроб, вируслардан котылуның иң беренче һәм үтемле ысулы - кул юу. Ашар алдыннан гына түгел, даими рәвештә сабынлап юыгыз. Бүлмәдә утырган авыру хезмәттәшегез бер төчкердеме, йөткердеме - зарарлы тамчы кисәкчекләре уч табаннарына утыра. Мондый куллар белән ризык тотып ашамасагыз да, күзләргә, иреннәргә, борынга кагылып алу да җитә. Вирус организмга шул рәвешле үтеп керә. Шулай ук вирусларның оясы - ут өзгечләре, ишек тоткалары,телефон трубкалары. Аларга тотынган авыру кешенең вируслары башкаларга бик җиңел күчәргә сәләтле.
ПРИВИВКА ЯСАТЫГЫЗ
Бик күпләр прививкага каршы. Прививкадан күп кеше аллергия чыгу куркынычы һәм яки тулы гарантия бирмәве сәбәпле баш тарта. Табиблар фикеренчә, авырудан саклануның 100 процент гарантиясен бернинди чара да бирми, ә прививка ясаткан очракта авырсагыз да, грипп җиңелрәк формада һәм өзлегүсез уза, ди табиблар.
ВИТАМИННАР ЭЧЕГЕЗ
Көчсезләнгән иммунитетны тәртипкә китерергә кирәк. Табиб белән киңәшләшеп мультивитаминнар эчегез, күбрәк яшелчә ашагыз. С витаминына бай булган лимон, әфлисун, аскорбинка витамины һәм микробларга каршы көрәшүче сарымсак, суган кебек яшелчәләр, бөтнек, мәтрүшкә чәйләре һәрвакыт өстәлдә булсын.
ҖӘЯҮ ЙӨРЕГЕЗ
Организмның вирусларга каршы торучанлыгын арттыру өчен сәламәт тормыш рәвеше алып бару кирәк. Тәмәке тартмаска, туклыклы һәм файдалы ризык ашарга һәм физик активлыкны булдырырга. Офиста эшләүчеләргә иртәнге зарядка, баскычтан җәяү йөрү, көн саен урамга чыгып 30 минут йөреп керү ярдәмгә килер. Әлбәттә, йокы 8 сәгатьтән дә ким булмаска тиеш.
ВОДОЛАЗКА КИЕГЕЗ
Кеше йөткергәндә, төчкергәндә микроблар таралу зонасы 1,5 метр тирәсе тәшкил итә. Эшкә марля битлек киеп килсәң, аңламаулары бар. Шуңа күрә озын муенлы свитер яик водолазка кию кулай вариант. Беренчедән, туңмассыз. Икенчедән, кирәк чакта муенын күтәреп куеп, үзеңне микроблардан саклау өчен дә кулланып була.
ОКСОЛИН МАЗЕ СӨРТЕГЕЗ
Оксолин - вирусларга каршы яхшы профилактика чарасы. Мазь борынга сөртелә. Ул ДНК, РНК күзәнәкләренә үтеп кереп эш итә. Эпидемия чорында оксолин мазен борынга көнгә 2-3 тапкыр сөртергә кирәк.
К списку новостей