Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеатынский детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Югары - Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе.
Визитная карточка
Адрес: | 422017, Республика Татарстан, Арский район, с. Верхние Аты, ул. Кооперативная, д.22 |
Телефон: | |
E-Mail: | dsvaty.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Верхнеатынский детский сад" Арского района РТ |
Руководитель: | Хусаинова Алсу Мударисовна |
Год основания учреждения: | 2007 |
У нас учатся: | 7 |
У нас учат: | 2 |
Яңалыклар.
2025 ел -Ватанны Саклаучылар елы.
Опубликовано: 10.01.2025Рөстәм Миңнеханов 2025 елны Ватанны Саклаучы елы дип игълан итте. Бу хакта ул 2025 елга Дәүләт Советына еллык юлламасында әйтте.
«Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк», – дип язган бөек галимебез Шиһабетдин Мәрҗани. Тарихи хәтерне саклау – киләчәк буыннар алдындагы бурычыбыз. Бу безгә буыннар бәйләнешен тирәнтен тоярга, киләчәккә ышаныч белән карарга ярдәм итә», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе 2025 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтеләчәген искәртте.
«Ул Җиңү – безнең төп горурлык. Бүген бездә булганнар белән фронтта һәм тылда җиңү өчен көч куйган ветераннарга бурычлыбыз. Кызганыч, Бөек Җиңүнең тере шаһитләре көннән-көн кими. Һәр ветеранны кайгырту мөһим. Муниципаль берәмлек башлыкларына, башкарма хакимият органнары җитәкчеләренә тиешле чараларга әзерлекне югары дәрәҗәдә оештыруларын сорыйм», – дип мөрәҗәгать итте Миңнеханов.
«2025 елны Ватанны Саклаучы елы дип игълан итәм», – диде Татарстан Рәисе.
К списку новостей