• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Арский
  • Детские сады
  • Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеатынский детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Югары - Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе.

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеатынский детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Югары - Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе.

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422017, Республика Татарстан, Арский район, с. Верхние Аты, ул. Кооперативная, д.22
Телефон:
E-Mail: dsvaty.arsk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Верхнеатынский детский сад" Арского района РТ
Руководитель: Хусаинова Алсу Мударисовна
Год основания учреждения: 2007
У нас учатся: 7
У нас учат: 2

Яңалыклар.

Балаларга пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бергәләп өйрәтик

Опубликовано: 26.09.2022

(Әти-әниләр өчен консультация)

Бала белән янгын чыгу сәбәпләрен өйрәнгәндә  янгын куркынычсызлыгы турында сөйләргә, янгынның куркыныч нәтиҗәләре турында аңлатырга, ут белән сак эш итәргә өйрәтергә кирәк.

Балага ниләр сөйләргә:

- Элек заманда кеше утны ашарга пешерү, җылыту өчен уйлап тапкан. Шул ук вакытта утның куркыныч ягын да белгән. Янгында кешеләр, хайваннар, урманнар, авыллар янган.

-Янгын; урман янгыннары һәм аларның килеп чыгу сәбәпләре.

-Янгын сүндерүчеләр профессиясе.

Янгынны китереп чыгаручылар:

- Төзек түгел электр приборлары.

- Сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.

- Шырпы белән уеннар.

- Петарда, бенгаль утлары.

- Сүндерелмәгән утюг.

- Тиз янып китүче сыеклыклар: бензин, керосин, лак, буяулар, спирт.

Электр җиһазларын куллану кагыйдәсе:

- Резина янган ис сизсәң, төтенләүче чыбык күрсәң тиз генә зурларга әйт.

- Электр җиһазларын уттан өзәргә онытма.

Ут – шаярганны яратмый.

Ут – су түгел, тотса йөзеп чыгам димә.

Болар турында сөйләшкәндә мультфильм һәм әдәби әсәрләрдән өзекләр кулланыгыз. Әңгәмә, әдәби әсәр, әкиятләрдән бала шырпы, зажигалка, петарда,бенгаль утлары белән уенның куркынычы, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында өйрәнә.

Янгын куркынычсызлык кагыйдәләре:

1. Шырпы белән уйнама.

2. Киемне газ плитәсе янында киптерергә ярамый.

3. Өйдә бенгаль утлары, фейерверклар кабызырга ярамый.

4. Ачык мичкә якын килмә, капкачын ачма.

5. Урманда учак ягарга ярамый.

6. Өйдә төтен чыкса, ишекне ачырга, күршеләргә әйтергә.

7. Электр җиһазларын су белән сүндерергә ярамый. Башта уттан өзәргә, аннан калын одеял белән ябырга кирәк.

8. Янгын чыкса “01” телефонына шалтыратырга.

Янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре:

Янгын вакытында һәркем каушарга, паникага бирелергә мөмкин. Мәсәлән: куркып бала шкафка, карават астына качарга мөмкин.

Балага ниләр сөйләргә:

- Янгын чыгуга 01 телефонына шалтырат, адресыңны әйт (урам, өй номеры)

- Өйдән яки фатирдан чык, күршеләргә әйт, ярдәмгә чакыр.

- Өйгә төтен чыкса, идәнгә иелеп чыгу юлына бар.



К списку новостей