Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеатынский детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Югары - Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе.
Визитная карточка
Адрес: | 422017, Республика Татарстан, Арский район, с. Верхние Аты, ул. Кооперативная, д.22 |
Телефон: | |
E-Mail: | dsvaty.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Верхнеатынский детский сад" Арского района РТ |
Руководитель: | Хусаинова Алсу Мударисовна |
Год основания учреждения: | 2007 |
У нас учатся: | 7 |
У нас учат: | 2 |
Яңалыклар.
"Зеленые мечты" Мы за чистый Татарстан конкурсында катнаштык
Опубликовано: 18.02.2022Экология дөньякүләм әһәмиятле, мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ул үзенең актуальлеге белән бүген бөтен кеше алдына килеп басты. Бүгенге көндә табигатьне саклау, балаларга экологик тәрбия бирү иң зур проблемаларның берсе булып тора. Чөнки сулаган һавабыз, эчәр суыбыз пычрак, үстергән җиләк-җимешләребез төрле авырулар китереп чыгара башлады. Табигать , бөтен тереклек зур куркыныч астында. Куе кара урманнар, яшел болыннар,тирән сулы елгалар кая китте? Бу сораулар һәркемне уйландыра. Менә шуның өчен бөтен көчебезне табигатьне саклауга, экологик хәлне яхшыртуга юнәлдерергә тиешбез.Табигатьнең киләчәге, бөтенлеге кеше кулында. Экология проблемасының үзебез яши торган җирдә тирәлектә дә чагылуы без- тәрбиячеләрдә борчылу тудыра һәм төрле педагогик эшчәнлеккә этәрә. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга аеруча кызыксынучанлык хас. Алар бигрәк тә аны урап алган мөһит , тирәлек, табигатькә игътибар итәләр.Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу- балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә. Шуның өчен балалар бакчасында тирә-якны өйрәнү, табигатькә сакчыл караш, экологик тәрбия зур урын алып тора.
К списку новостей