Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеатынский детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Югары - Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе.
Визитная карточка
Адрес: | 422017, Республика Татарстан, Арский район, с. Верхние Аты, ул. Кооперативная, д.22 |
Телефон: | |
E-Mail: | dsvaty.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Верхнеатынский детский сад" Арского района РТ |
Руководитель: | Хусаинова Алсу Мударисовна |
Год основания учреждения: | 2007 |
У нас учатся: | 7 |
У нас учат: | 2 |
Яңалыклар.
«Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз» республика акциясе
Опубликовано: 11.03.2019. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен премия лауреатлары белән әдәби танышу узды. Китапханәчебезалаларны танылган татар язучысы А. Алишның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. А. Алиш шигырьләр, очерклар, хикәяләр, пьесалар язган, ләкин ул татар әдәбиятының алтын фондына кергән әкиятләре белән аеруча танылган. Балалар аның әкиятләрен кызыксынып тыңладылар. Тыңлаганнан соң әкиятләр турында фикер алышуда актив катнаштылар. Кечкенә дусларыбызны китапханәчеләр кыскача гына А. Алиш исемендәге премия лауреатларының тормышы һәм иҗаты белән таныштырдылар. Балалар әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен язучыларны һәм иҗат коллективларын бүләкләү максатынннан Татарстан язучылар берлеге карары белән 1996 елда Абдулла Алиш исемендәге премия булдырыла. Беренче лауреатлар - танылган язучыларыбыз Шәүкәт Галиев һәм Ләбибә Ихсанова. Төрле елларда Рафис Корбан, Рөстәм Мингалимов, Нәкыйп Каштанов, Фәнис Яруллин, Ләбиб Лерон, Роза Хафизова, Роберт Миңнуллин, Дания Гайнетдинова һ.б. әлеге бүләккә ия булалар. Чара ахырында балаларга Абдулла Алиш исемендәге премия лауреатлары: Ш. Галиев, Р. Корбан, Л. Сабирова, А. Гыймадиев, Р. Миңнуллин, Р. Хафизова һәм башка бик күпләрнең китаплары белән танышырга тәкъдим ителде.
К списку новостей