Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеатынский детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Югары - Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422017, Республика Татарстан, Арский район, с. Верхние Аты, ул. Кооперативная, д.22 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dsvaty.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Верхнеатынский детский сад" Арского района РТ |
| Руководитель: | Вильданова Диля Динаровна |
| Год основания учреждения: | 2007 |
| У нас учатся: | 7 |
| У нас учат: | 2 |
Яңалыклар.
"Гаилә" сюжетлы рольле уены
Опубликовано: 06.09.2017Бурычлары: Балаларны көндәлек тормышны, гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләрне чагылдырып уйнарга этәрү. Әлеге уен өчен уңайлы атрибутлар сайлау, җирлек тудыруда мөстәкыйльлек камилләштерү. Өлкәннәр эшчәнлеген уенда күрсәтергә, гаилә эчендәге вазифаларны дөрес бүленешен аңлап эш итәргә өйрәтүне дәвам итү. Коллектив уйнауга карата кызыксынуны үстерү. Әхлак тәрбиясен ныгыту.
Катнашучылар: әни, әти, әби, бабай, абый, апа, балалар, һ.б.
Уен барышы: Төрле типтагы уен ситуацияләрен сайлау: “Әти белән әни өйдә юк чагында” (кечкенәләр өчен җаваплылык, йорт эшләрен үтәүдә мөстәкыйльлек үстерү); “Бәйрәмгә, кунак чакыруга әзерлек” (гаилә өчен уртак бурычлар башкару: өстәл әзерләү, табын янында үз- үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту, культура үстерү); “Квартира җыештыру” (уенга хезмәт элементларын кертү: кер юу, идән сөртү, киштәләрдә тәртип ясау). Уен эчтәлеге алмашынган саен уен җирлеген дә үзгәртү, уенчыкларны алмаштыру, саф һава шартларында табигый материалларны куллану.
Әзерлек эше: Балалардан гаилә турындагы белгән мәгълүматларны сөйләтү. Иллюстрация, рәсемнәр буенча гаиләдәге эшчәлек бүленеше турында фикер алышу. Гаилә, көндәлек тормыш рәвеше турында төрле темаларга әңгәмәләр үткәрү. Уен барышын планлаштыру, рольләрне бүлү.
Җиһазлау: йорт җиһазлары, савыт- саба, урын- җир предметлары, курчаклар, кием- салым.
К списку новостей









