Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеатынский детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Югары - Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе.
Визитная карточка
Адрес: | 422017, Республика Татарстан, Арский район, с. Верхние Аты, ул. Кооперативная, д.22 |
Телефон: | |
E-Mail: | dsvaty.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Верхнеатынский детский сад" Арского района РТ |
Руководитель: | Хусаинова Алсу Мударисовна |
Год основания учреждения: | 2007 |
У нас учатся: | 7 |
У нас учат: | 2 |
Яңалыклар.
Дидактик уеннар уйнарга яратабыз.
Опубликовано: 18.10.2016Дидактик уеннар - балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга ӛйрәтүче һәм тәрбия бирүче кӛчле чараларның берсе. Уен вакытында бала предметларны чагыштырырга, охшаш һәм аерым якларын ачыкларга ӛйрәнә; предметларның үзенчәлекләре: тӛсе, зурлыгы, формасы, сыйфаты белән таныша. Дидактик уеннар тәрбия чарасы буларак та отышлы, чӛнки алар барышында күмәклек, дуслык, игътибарлылык, ярдәмләшү кебек матур сыйфатлар, шулай ук бала күңелендә туган телне, халкыбызның үткәнен, гореф-гадәт, йолаларын ихтирам итү, эстетик зәвык тәрбияли, бәйләнешле сӛйләм күнекмәләрен үстерергә ярдәм итә. Уен ӛчен уңайлы шартлар тудыру игътибар үзәгендә булырга тиеш. Кирәк-яраклар, кулланмалар алдан ук әзерләп куела. Кулланыла торган уенчыклар, җиһазлар балаларның игътибарын җәлеп итә торган ачык тӛстә, матур булсын. Аларны әзерләү, аннары тәртипләп урнаштыру эшләренә балаларны катнаштырырга кирәк. Алар бу вакытта пӛхтәлеккә, чисталыкка ӛйрәнә, әйберләрне саклап тотарга күнегә
К списку новостей