Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеатынский детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Югары - Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422017, Республика Татарстан, Арский район, с. Верхние Аты, ул. Кооперативная, д.22 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dsvaty.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Верхнеатынский детский сад" Арского района РТ |
| Руководитель: | Вильданова Диля Динаровна |
| Год основания учреждения: | 2007 |
| У нас учатся: | 7 |
| У нас учат: | 2 |
Яңалыклар.
Хәрәкәтле уеннар.
Опубликовано: 12.10.2016Уен вакытында баланың күңеле күтәренке, көр була, һәм бу халәт аның нерв системасына уңай йогынты ясый. Уен вакытында туган шатлыклы кичерешләр уенны көчле тәрбия чарасына әверелдерә. Балалар бакчасы тәрбиячесе өчен уен – балаларны яхшырак аңлау, аларга тагын да ныграк якынаю чарасы да. Чөнки нәкъ менә уен вакытында тәрбияче һәр баланың нәрсәгә сәләтле булуын, аның оештыру мөмкинлекләрен яхшырак күрә ала, холкын, гадәтләрен күбрәк аңлый. Уен ярдәмендә оялчан, үз эченә бикләнгән балаларны да “уятырга” мөмкин. Уендагы текстка, җырга кушылып, аның кагыйдәләрен үтәп, йә булмаса ниндидер роль башкарып бала үз көченә ышанырга, эшләгән эшенә бәя бирергә өйрәнә, анда башкаларның хәленә керә белү, ярдәмләшү, игътибарлылык кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә.
Уеннар күптөрле: хәрәкәтле, сюжетлы-рольле, музыкаль, дидактик, уеннар, төзелеш һәм танып белү уеннары һ.б. Әлеге уеннар нәниләрнең төрле яктан үсүен тәэмин итә, иҗади мөмкинлекләрен, хыялларын баетуда, фикер активлыгын һәм зиһеннәрен үстерүдә ныклы этәргеч булып тора.
К списку новостей









