Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеатынский детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Югары - Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе.
Визитная карточка
Адрес: | 422017, Республика Татарстан, Арский район, с. Верхние Аты, ул. Кооперативная, д.22 |
Телефон: | |
E-Mail: | dsvaty.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Верхнеатынский детский сад" Арского района РТ |
Руководитель: | Хусаинова Алсу Мударисовна |
Год основания учреждения: | 2007 |
У нас учатся: | 7 |
У нас учат: | 2 |
Яңалыклар.
Хәрәкәтле уеннар уйнарга яратабыз.
Опубликовано: 21.04.2016Хәрәкәтле уеннар аша балаларның хәрәкәтләрен һәм физик күнекмәләрен камилләштерү. Без тәрбиячеләр- балаларны рухи яктан бай, әхлаклы, физик яктан сәламәт итеп үстерү өчен төрле юлларны кулланабыз. Шуларның иң әһәмиятлесе һәм нәтиҗәлесе- уеннар. Уеннар, тәрбия чарасы буларак, баланың шәхес булып формалашуына зур йогынты ясый, психик үсешенә ярдәм итә. Алай гына да түгел, алар нәниләрдә дуслык, иптәшлек, гаделлек, зирәклек кебек сыйфатлар да тәрбияли. Уеннар ярдәмендә бала тырыш, көчле, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсә. Физик активлык, балаларда җитезлек, өлгерлек, кыюлык сыйфатлары тәрбияләү белән беррәттән, нәниләрнең игътибарын арттыруга, хәтерләрен үстерүгә дә булышлык итә. Уен вакытында балаларның иҗат мөмкинлекләре ачыла, мөстәкыйльлекләре арта, оештыруга сәләтләре үсә. Кечкенәдән алынган хәрәкәт күнекмәләре нәниләргә тышкы дөнья белән тирәнрәк танышырга ярдәм итә. Уеннар күптөрле: хәрәкәтле, сюжетлы-рольле, музыкаль, дидактик уеннар, төзелеш һәм танып белү уеннары. Хәрәкәтле уенар үзләре дә йөгерүле, сикерүле, ыргытулы, үрмәләүле, һ.б. шундый төрләргә бүленәләр. Йөгерүле уеннарның максаты- балаларда туры һәм тйрле юнәлештә йөрү, йөгерү күнекмәләрен булдыру, сигнал буенча хәрәкәт итә белүләрен үстерү, бер-бер артлы тезелеп йөрергә һәм йөгерергә, берсен-берсе куып тотарга өйрәтү, игътибарлылык, җитезлек, өлгерлек тәрбияләү. Сикерүле уеннар ярдәмендә балалар бер урында, ике аякта берьюлы, югарыдан түбәнгә, озынлыкка сикерергә өйрәнәләр, балаларда хәрәкәтләрне күрү сигналына яраштыра белү күнекмәләре булдырыла, сигнал буенча хәрәкәт итә белүләре камилләшә. Үрмәләүлә уенарның максаты- нәниләргә үрмәләп йөрү, үрмәләп югарыга таба менүкүнекмәләре бирү, аларда игътибарлылык, тотнаклылык, түземлелек сыйфатлары тәрбияләү, хәтер сәләтләрен, зиһеннәрен үстерү. Ыргытулы уеннар ярдәмендә балалар туп тәгәрәтеп уйнарга, бер-берсенә туп бирергә, гәүдәне уңга һәм сулга борырга, хәрәкәт итүче бер ноктага атып тидерергә өйрәнәләр. Уенар, бер яктан, физик тәрбия чарасы булса, икенче яктан күп кенә уенар эстетик тәрбия бирүгә зур ярдәм итә. Хәрәкәтләрнең төгәллеге, уеның сүзләрен сәнгатле итеп әйтү, балаларның төрле образлар башкарулары- болар барысы да балаларда канәгатьләнү хисләре уята, матурлыкны аңларга ярдәм итә. Алай гына да түгел, уен вакытында баланың күңеле күтәренке, көр була, бу халәт аның нерв системасына уңай йогынты ясый. Уен вакытында туган шатлыклы кичерешләр уенны көчле тәрбия чарасына әверелдерә.балалар бакчасы тәрбиячесе өчен уен- балаларны яхшырак аңлау, аларга тагын да ныграк якынаю чарасы да. Чөнки нәкъ менә уен вакытларында тәрбияче баланың нәрсәгә сәләтле булуын, аның оештыру мөмкинлекләрен яхшырак күрә ала, холкын, гадәтләрен күбрәк аңлый. Уен ярдәмендә оялчан, үз эченә бикләнгән балаларны да уятырга мөмкин. Уендагы текстка, җырга кушылып, аның кагыйдәләрен үтәп, йә булмаса ниндидер роль башкарып бала үз көченә ышанырга, эшләгән эшенә бәя бирергә өйрәнә, анда башкаларның хәленә керә белү, ярдәмләшү, игътибарлылык кебек сыйфатлар тәрбияләнә. Уеннарны сайлаганда, тәрбияче балаларның шәхси мөмкинлекләрен, яшь үзенчәлекләрен, уен белән ни дәрәҗәдә кызыксынуларын, балаларның уен алдындагы халәтен, кәефен истә тотарга тиеш. Уен барышында тәрбияче барлык балаларга да игътибарлы булып, аларны күзәтеп тора, кирәп чакта ярдәм итә. Шулай ук ул балалар тарафыннан уенның кагыйдәләре үтәлүгә дә зур игътибарбирергә тиеш. Бу бик мөһим. Кагыйдәләрне үтәү зур тәрбияви әһәмияткә ия.
К списку новостей