Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеатынский детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Югары - Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе.
Визитная карточка
Адрес: | 422017, Республика Татарстан, Арский район, с. Верхние Аты, ул. Кооперативная, д.22 |
Телефон: | |
E-Mail: | dsvaty.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Верхнеатынский детский сад" Арского района РТ |
Руководитель: | Хусаинова Алсу Мударисовна |
Год основания учреждения: | 2007 |
У нас учатся: | 7 |
У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеатынский детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Югары - Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе. - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 ( 79 ) 80 >>
-
Бэйрэм мизгеллэре 04.03.2016
-
Әниемә бүләгем. 03.03.2016
-
Әниемнең портреты 03.03.2016
Кеше фигурасын сурәтләргә өйрәтүне дәвам итү.
- карандашлар белән ясау алымнарын ныгыту;
- әниләргә карата ихтирам, мәхәббәт тәрбияләү;
- ясаган әйберләренә эмоциональ уңай караш уяту.
-
Иртәнге гимнастика 02.03.2016
-
Яз килде 01.03.2016
Март елмая
Тәрәзәгә карыйм, кулымда чәй,
Тыштан миңа кояш елмая.
Март буранын күлләвекләр йота,
Эчтән генә күңел моңая.
Язгы кояш соңгы салкыннарны
Һәм җандагы карны эретә.
Тышка чыгып җырлыйсылар килә,
Тик мартның салкыны чеметә.
Тәрәзәгә карыйм, кулымда чәй,
Чер-чер килеп уйный чыпчыклар.
Чыпчыклар да моңны тоя ахры,
Җырлап оча нәни кошчыклар.
Тәрәзәгә карыйм, март елмая,
Матур ла яз моңнар үргәндә!
Мин моңланам, җырлыйсылар килә,
Көчем арта язга кергәндә. -
Конкурс нәтиҗәләре 29.02.2016
"Сөйкемле шүрәле" конкурсында катнаштып III нче дәрәҗә лауреант исеме белән бүләкләндек.
-
Әниләргә бүләк ясыйбыз. 29.02.2016
Максат:Чәчәк өлешләрен түгәрәкләп кисеп, матур чәчәк кисәргә һәм ябыштырырга; чәчәк өлешләреннән бер бөтен матур рәсем төзергә өйрәтү. Якыннарына, туганнарына игътибар тәрбияләү, алар өчен бүләк әзерләү хисе, үз эш белән әнисен һәм әбисен шатландыру.
-
"Ел тәрбиячесе" 26.02.2016
Арчаның сәнгать мәктәбендә район балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләр арасында "Ел тәрбиячесе" бәйгесе булды.
-
Сәламәтлекне саклау көне. 25.02.2016
-
Иртәнге аш вакыты 24.02.2016
Ашау әдәпләре
Ашарга утырган вакытыгызда, иң элек кулларыгызны юы- гыз вә яхшы сөртегез. Үзегездән олы кешеләр булганда, өстәл янына алардан элек утырмагыз.320 321 Аш янында берни белән дә уйнамагыз. Аш янында борыныгызны тартмагыз, чөмереп ашамагыз. Ризыкны зур-зур алмагыз, ашыкмагыз, яхшы чәйнәгез, кул вә киемнәрегезне буямагыз, башкаларның ашавына карап тор- магыз, күп ашарга гадәтләнмәгез, аштан күңелегез кайткан- чы туктагыз. Бу нәрсәләрнең сәламәтлек өчен файдасы күп икәнлеген үзегез дә белерсез. Чәй янында каймак вә майлы ашлар булса, киемнәрегезгә тамызмагыз, кулларыгызны майламагыз, майлы кулларыгыз- ны киемнәрегезгә сөртмәгез. Аштан соң кул вә авызларыгызны юыгыз, теш арасында бернәрсә калдырмагыз. Ризаэддин Фәхреддин