Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеатынский детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Югары - Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422017, Республика Татарстан, Арский район, с. Верхние Аты, ул. Кооперативная, д.22 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dsvaty.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Верхнеатынский детский сад" Арского района РТ |
| Руководитель: | Вильданова Диля Динаровна |
| Год основания учреждения: | 2007 |
| У нас учатся: | 7 |
| У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеатынский детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Югары - Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе. - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
2025 ел -Ватанны Саклаучылар елы. 10.01.2025

Рөстәм Миңнеханов 2025 елны Ватанны Саклаучы елы дип игълан итте. Бу хакта ул 2025 елга Дәүләт Советына еллык юлламасында әйтте.
«Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк», – дип язган бөек галимебез Шиһабетдин Мәрҗани. Тарихи хәтерне саклау – киләчәк буыннар алдындагы бурычыбыз. Бу безгә буыннар бәйләнешен тирәнтен тоярга, киләчәккә ышаныч белән карарга ярдәм итә», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе 2025 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтеләчәген искәртте.
«Ул Җиңү – безнең төп горурлык. Бүген бездә булганнар белән фронтта һәм тылда җиңү өчен көч куйган ветераннарга бурычлыбыз. Кызганыч, Бөек Җиңүнең тере шаһитләре көннән-көн кими. Һәр ветеранны кайгырту мөһим. Муниципаль берәмлек башлыкларына, башкарма хакимият органнары җитәкчеләренә тиешле чараларга әзерлекне югары дәрәҗәдә оештыруларын сорыйм», – дип мөрәҗәгать итте Миңнеханов.
«2025 елны Ватанны Саклаучы елы дип игълан итәм», – диде Татарстан Рәисе.
-
Яңа ел белән дуслар!!! 01.01.2025

Яңа ел килә, яңа ел
Күрсәтсен ул яңа юл!
Ак бәхеткә, зур уңышка
Яхшылыкка илтсен ул!Исән-сау яшәргә булсын
Юкка чыксын авырулары
Бөтен яман чирләрдән дә
Табылсыннар даруларыЯңа елда, яңа шатлык,
Яңа бәхет кенә булсын
Имин булсын илләр-көннәр
Кайгы-хәсрәт урап узсын
-
Бездә бүген чыршы бәйрәме. 27.12.2024

Ап – ак карлар ява
Акка төреп дөньяны.
Бүген безне үз янына,
Яшел чыршы җыйнады.
Чыршыбыз Яңа елга,
Матур итеп бизәлгән.
Яшел ылысларына,
Уенчыклар тезелгән
-
Бәйрәм мизгелләре. 27.12.2024

-
Россия Федерациясенең конституциясе көне. 12.12.2024

-
Татарстан Республикасы флагы көне. 29.11.2024

29 нчы ноябрь — Татарстан Республикасы флагы көне. 1991 елда бу көнне Татарстан Республикасы Югары Советы республиканың дәүләт символларының берсе булган заманча флагны раслады.
-
Тәрбиячебез,Айсылу Мәсхүт кызын 55яшьлек юбилее белән котлыйбыз. 27.11.2024

Сине олы бәйрәмең — 55 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.
Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма! -
Кадерле әниләребезне бәйрәм белән! 26.11.2024

-
Буген бездә әниләр бәйрәме))) 26.11.2024

Бүген - Әниләр көне,
Бүген җирдә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана.
Әниләрнең көненә
Куана шулай алар.
Әниләрне котлый бүген
Җирдә барлык балалар.
Мин дә котлыйм, Әнкәм , сине,
Теләгем бар минем дә:
Мәңге шулай кояш кебек
Балкы күңел күгемдә!
-
Котлыйбыз! 20.11.2024

Бүген Арча районының "Арча 6 нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбендә" "Мин татарча өйрәнәм"олимпиадасында катнашкан әзерлек төркеменә йөрүче балаларны бүләкләү тантанасы булып узды.Әхметҗанов Сөләйман белән Хасанов Данир дипломнар белән бүләкләнделәр.









