МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
Год основания учреждения: | 1929 |
У нас учатся: | 41, из них иностранных граждан -1 Бездә укыйлар: 41 укучы |
У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 ( 57 ) 58 59 60 >>
-
“Әдәби мәйданчык”. Яңа газета-журналларга күзәтү ясау. 27.01.2024
“Туган телем сагында” атналыгы кысаларында 27 нче январь көнне 5-7 нче сыйныф укучылары яңа газета һәм журналлар белән таныштылар. Китапханәгә бик кызыклы һәм укучыларны җәлеп итәрдәй газета — журналлар килә. Һәр басманың диярлек үзенең укучылары бар. Тарихи мәкаләләр, тирән эчтәлекле әсәрләрне "Казан утлары", "Безнең мирас", "Мәйдан", яки "Мәдәни җомга" дан укыйбыз. Артистлар иҗаты, театрлар белән бик кызыксынучыларыбыз "Сәхнә" журналын көтеп ала. "Сөембикә", "Ялкын", “Сабантуй” “Салават күпере” журналларын да яратып, көтеп алучы укучылары бар.
-
«Галиәсгар Камал — татар театрына нигез салучы». 26.01.2024
2024 нче елның 6 гыйнварында күренекле татар язучысы, Татарстан драматургиясе классигы, җәмәгать эшлеклесе Галиәсгар Камалның тууына 145 ел тулды. Әдипнең пьесалары һәм әсәрләре социаль һәм мәдәни үзгәрешләрне чагылдырып, үз чорының көзгесенә әверелә. Әдипнең театр һәм әдәбият үсешенә керткән өлешен бәяләп бетергесез. Драматургның исеме һәм мирасы һәр спектакльдә һәм татар телендә язылган һәр шигырьдә яши. Әлеге тәрбияви чара укучыларны Галиәсгар Камалның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру, татар театрына карата кызыксыну тудыру, ихтирам тәрбияләү максатыннан үткәрелде.
-
“Башваткычлар илендә” 25.01.2024
Бүген “Туган телем сагында” исемле акция кысаларында башлангыч класс укучылары белән таатар халык иҗатын үз эченә алган “Башваткычлар илендә” дип исемләнгән кичә уздырылды. Кичәдә 2 команда көч сынашты. Чарада алган уңай тәэсирләр укучылар күңелендә озак сакланыр.
-
Туган телем сагында 24.01.2024
24 нче гыйнвар көнне Мәмсә мәктәбендә "Туган телем сагында" акциясе кысаларында "Тукай - халыкның үз баласы" дигән темага тәрбия сәгате үткәрелде.Шагыйрь иҗаты буенча презентация күрсәтелде, китап күргәзмәсе белән таныштылар,шигырьләре сөйләнде.Чара " Туган тел" җыры белән тәмамланды.
-
“Әтиемне, әниемне һәм хоккейны яратам” исемле гаилә -спорт фестивале 24.01.2024
27 гыйнвар көнне Яңа Кенәр авылы шугалагында спорт сөюче райондашларыбыз җыелды. Биредә Татарстан Республикасының Хоккей федерациясе Арча районы хакимияте һәм Елена-Геннадий Тимченко хәйрия фонды белән берлектә традицион “Әтиемне, әниемне һәм хоккейны яратам” исемле гаилә-спорт фестивале уздырды. “Әтиемне, әниемне һәм хоккейны яратам” гаилә-спорт фестивале республикада 16 нчы тапкыр балаларның физик күнекмәләрен үстерү, районнарда хоккей уенын пропагандалау, сәламәт яшәү рәвешен ныгыту һәм гаиләләрдә спортка мәхәббәт тәрбияләү максатыннан оештырылып килә. Әлеге чарада мәктәбебезнең 4 сыйныф укучысы Магсумов Рузиль гаиләсе белән актив катнашты.
-
Ачык ишекләр көне 24.01.2024
Бүген мәктәбебездә башлангыч класс укытучылары тарафыннан ата-аналар һәм мәктәп укытучылары өчен ачык ишекләр көне үткәрелде. Башлангыч класс укытучылары математика фәненнән ачык дәрес һәм чара күрсәттеләр. Дәресләр эшлекле һәм кызыклы үтте. Шулай ук ачык чара әти-әниләр күңеленә хуш килде.Алар үзләренең балалары белән горурланып утырдылар.
-
Олуг галим һәм педагог Шиһабетдин Мәрҗани мирасын өйрәнү. 23.01.2024
Шиһабетдин Мәрҗани бер иде. Кадерен, кыйммәтен белмәк аның өчен түгел, безләр өчен ифтиһардыр.
Исмәгыйль Гаспралы
23 гыйнвар көнне бөек галим, тарихчы, фәлсәфәче, этнограф Шиһабетдин Мәрҗанинең иҗади мирасын өйрәнү, халкыбызның тарихы, мәдәнияте, милли үзенчәлекләре белән кызыксындыру тудыру, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү максатыннан укучыларга тәрбия сәгатьләре оештырылды.
-
Алтын кагыйдә 23.01.2024
Башлангыч класслар атналыгы кысаларында Ташкичү башлангыч мәктәбе укытучылары Р.С.Шаһидуллина, Г.З.Фазуллина балалар бакчасында тәрбияләнүче кечкенәләр өчен ачык чара үткәрделәр. Башлангыч класс укучылары "Кызыл Калфак, дүрт бүре һәм “Алтын кагыйдә" әсәрен сәхнәләштерделәр. Театр балаларны сихри дөньяга алып керә, эстетик һэм әхлакый тәрбия бирә, аларның иҗади фикерләү сәләтен ачарга ярдәм итә, сөйләм телен үстерә. Театрда уйнау балаларның хәтерен, игътибарын, күзаллау сәләтен, сөйләм чисталыгын үстерергә ярдәм итә.
-
“Туган телем сагында” 22.01.2024
“Туган телем сагында” акциясе гыйнвар аеның 22-27 көннәрендә уза. Атналык кысаларында үткәрелгән чаралар укучыларыбызны тылсымлы тел дөньясына кереп, матур, дөрес сөйләргә, тапкыр әйтергә, фикерне төгәл белдерергә, телебезнең язмышын, аның байлыгын аңларга ярдәм итәчәк.
-
НЕПОКОРЁННЫЕ. 80 ЛЕТ СО ДНЯ ПОЛНОГО ОСВОБОЖДЕНИЯ ЛЕНИНГРАДА ОТ ФАШИСТСКОЙ БЛОКАДЫ» 22.01.2024
22 января, в школе прошли внеурочные занятия «Разговоры о важном» на тему "Непокоренные. 80 лет со дня полного освобождения Ленинграда от фашистской блокады."
Целью занятия является формирование у обучающихся ценностного отношения к мужеству, силе воли ленинградцев во время блокады, их стремлению восстановить город и культурные объекты, сохраняя при этом память о подвиге народа во время Великой Отечественной войны.
Формирующиеся ценности: сохранение исторической памяти,
преемственность поколений, единство народов России, патриотизм.
Основной смысыл занятия, блокада Ленинграда, которая длилась почти 900 дней, стала одним из самых трагических событий Великой Отечественной войны.
Благодаря героизму, мужеству и непоколебимости жителей Ленинграда планам фашистов не суждено было реализоваться. Знание о жизни жителей блокадного Ленинграда, о судьбах людей, переживших трагические дни, позволяет сформировать уважительное отношение к историческому прошлому нашей страны, влияет на выбор поведенческих моделей в наиболее сложных исторических ситуациях.