МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 ( 145 ) 146 147 148 149 150 >>
-
Яңа ел белән! 31.12.2021

Лаеклы ялда булган укытучыларыбызны һәм хезмәткәрләребезне Яңа ел белән котладык. Сез – безнең иң кадерлеләребез, үрнәк алырлык кешеләребез, туры юл күрсәтүчеләребез. Сез биргән белемнәр, сезнең үгет-нәсыйхәтегез безгә авыр тормышта да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Сәламәтлек, ак бәхетләр, яңа куанычлар телибез! Бәйрәм белән!
-
"Ветеранга яңа ел открыткасы" акциясе 30.12.2021

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан, мәктәбебез укучылары, Ташкичү һәм Мәмсә авылында яшәүче тыл ветераннарын якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар. Бу акциянең максаты өлкән буын кешеләренә карата хөрмәт тәрбияләү, үз мәктәбенә һәм халкыңа карата горурлык хисе уяту.
-
Шашка һәм шахмат ярышы 29.12.2021

Өчиле төп гомумбелем мәктәбендә профсоюз оешмалары арасында шашка һәм шахмат буенча зона ярышы булып узды. Бу ярышларда безнең мәктәп коллективы да актив катнашты. Укытучыларга сәламәтлек, эшләрендә уңышлар телибез.
-
“Хуш киләсен, Яңа ел” 28.12.2021

Мәктәбебездә шаулап-гөрләп Яңа ел бәйрәмнәре утте. Укучылар рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты, җырлады биеде.
-
Глава ёлкасында катнашу 28.12.2021

28 декабрь конне Арча мәдәният йортында хакимият башлыгы чыршы бәйрәме үткәрелде. Анда мәктәбебезнең уку алдынгылары, олимпиада җиңүчеләре, торле акция-конкурсларда актив катнашучы 9 нчы класс укучылары Хакимзянова Алия һәм Фаттеров Фәнгиз катнашты.
-
Олимпиада призерын котлыйбыз!
23.12.2021
6 сыйныф укучысы Ибатуллина Дилә туган тел (татар теле) фәне буенча район олимпиадасы призеры булды. Фән җитәкчесе: Ахмадуллина А.Т. Диләне зур уңышы белән котлыйбыз!
-
Кар сыннары ясау 22.12.2021

Яңа ел - иң көтеп алган, могҗизалы бәйрәмнәрнең берсе. Һәркем аны матуррак, истә калырлык итеп каршыларга тырыша. Яңа ел җитәргә санаулы көннәр генә калып бара. Бүген мәктәбебез укытучылары район стадионында кар сыннары ясауда катнаштылар. Зур рәхмәт сезгә, коллегаларыбыз!
-
“Иң матур ёлка уенчыгы – 2022” 21.12.2021

“Иң матур ёлка уенчыгы – 2022” район конкурсы игълан ителгән иде. Конкурска укучыларыбыздан бик матур эшләр килде. Молодцы!
-
Башлангыч класслар атналыгы 20.12.2021

Башлангыч класслар атналыгы кысаларында Мәмсә башлангыч мәктәбе укытучылары Гилязова Л.З. һәм Галиева М.М. математика һәм татар теле фәннәреннән ачык дәрес үткәрделәр.
-
“Их, күңел ачабыз!” 18.12.2021

Башлангыч класслар атналыгы кысаларында Мәмсә башлангыч мәктәбе укытучылары Гилязова Л.З. һәм Галиева М.М. 1-4 класс укучылары белән “Их, күңел ачабыз!” дигән ачык чара уткәрделәр.












