МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 99 ( 100 ) >>
-
Чаңгы ярышында 11.03.2023

Укучыларыбыз Фәнил Гәрәфиев истәлегенә уздырылган чаңгы ярышында катнаштылар.
-
Тыл ветераннарын котладык 10.03.2023

Мәктәбебез укучылары һәм укытучылары зур хөрмәткә ия булган тыл ветераннарын8 нче март бәйрәме белән котладылар.Без сезне, хезмәтегезне ихтирам итәбез, рәхмәтләребезне белдерәбез.Һәммәгезгә дә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, якын кешеләрегезнең мәхәббәтен, игътибарын һәм хөрмәтен тоеп, озак яшәвегезне телибез.
-
Телефон доверия 09.03.2023

Ученики 5 класса просмотрели цикл видеороликов «О принципах работы детского телефона доверия», разработанных Фондом поддержки детей, находящихся в трудной жизненной ситуации.
Рисовали «Детский телефон доверия». Все рисунки получились эмоциональными и яркими. Посредством рисунка ребята стремились понять значение слов «доверие» и «понимание».
-
8 март бәйрәме 07.03.2023

8 март – иң кадерле кешеләребезне: әниләребезне, дәү әниләребезне, әбиләребезне, апа-сеңелләребезне котлау өчен көтеп алынган, яраткан бәйрәмнәрнең берсе.
Якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан, әниләребезне бәйрәмгә чакырдык. “Тылсымлы сәхнә” театр түгәрәгенә йөрүче 5-6 классукучылары Илгиз Зәйниевнең “Кәҗә-сарык һәм башкалар” әкияти-тамашасын, ә башлангыч сыйныф укучылары һәм 7-9 сыйныф укучылары үзләренең матур җырларын, биюләрен, шигырьләрен бүләк иттеләр.Кадерле хатын-кызлар — әниләр,әбиләр, апалар, сенелләр! Сезне чын кунелдэн 8 Март бәйрәме белән котлыйбыз. Сезгэ ин изге теләкләртелибез, якыннарыгызнын игелеген куреп яшәргә насыйп итсен сезгэ Ходай.Салкын, озын кышлардан сон килгән бу беренче Яз бәйрәме, ин гузәл бәйрәмнәрнен берсе. Язгы горлэвеклэр сезнен тормышыгызга жылылык, саулык-сэламэтлек, укуыгызда, эшегездэ унышлар, кунел тынычлыгы, кутэренке кэеф, бэхет алып килсен! Бэйрэм белэн!!!
-
“Әниемә - чәчәк бәйләме” 07.03.2023

Җылы кояш нурларына төренеп, йөгерек гөрләвекләре белән йөгереп язның беренче ае - март та килеп җитте. Барыбызга да билгеле, әлеге айның иң матур, иң олы бәйрәме - 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне. Мәктәбебезнең 5 класс укучылары әниләренә бүләккә бик матур чәчәк букетлары ясадылар.
-
«Разговоры о важном» - «Год педагога и наставника» 06.03.2023

6 марта в нашей школе прошел классный час «Разговоры о важном», посвященный теме «2023 год-год педагога и наставника». Занятие началось с прослушивания отрывка из стихотворения Юрия Михайленко и беседы о том, почему эти строки трогают сердце каждого слушателя. Ребята делились своими впечатлениями от прослушанного, отвечали на вопросы. После просмотра видеоролика, педагоги с ребятами провели беседу о том, кто такой учитель, какими качествами должен обладать педагог. Обсудили с ребятами роль учителей и наставников в спорте, искусстве и других областях деятельности человека.
-
КВН “ Сез юл йөрү кагыйдәләрен беләсезме?” 04.03.2023

Укучыларның юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен ныгыту, светофор төсләрен аера белүләрен, аның буенча ничек хәрәкәт итүләрен тикшерү, урамда йөргәндә игътибарлылык һәм ихтирамлылык тәрбияләү, юл кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү максатыннан,мәктәпнең яшь инспекторлар отряды башлангыч сыйныф укучылары белән КВН уздырды.
-
Юл хәрәкәте яшь инспекторлары отрядлары оешуга 50 ел 03.03.2023

Яшь инспекторлар отрядлары 1973 елның 6 мартында оеша. Аларның максаты – юл хәрәкәте яшь инспекторлары отрядларының эшчәнлеген популярлаштыру, киң җәмәгатьчелекне юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү проблемаларына җәлеп итү, юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә үлем һәм имгәнүләрне киметү.
Укучыларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерү, светофордан һәм юл билгеләреннән дөрес итеп файдалана белү күнекмәсен ныгыту, активлык, игътибарлылык тәрбияләү максатыннан, 3 март көнне Ташкичү балалар бакчасында мәктәпнең яшь инспекторлар отряды “Адымнар нык, юллар имин булсын!” дип исемләнгән викторина үткәрде.
-
География фәненнән ачык дәрес 02.03.2023

География фәне атналыгы кысаларында география фәне укытучысы Касимова Гөлзилә Җәүдәт кызы 8 нче сыйныф укучылары белән ачык дәрес үткәрде.
-
Хезмәт коллективы җыелышы 02.03.2023

1 нче март көнне Ташкичү төп гомуми белем мәктәбендә 2021 – 2023 елларга төзелгән Коллектив килешүнең үтәлешен тикшерү, аңа төзәтмәләр һәм өстәмәләр кертү турында хезмәт коллективы җыелышы булды. Җыелышта Арча мәгариф бүлеге методисты Файзрахманова Алия Илсуровна катнашты.












