муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
“Газиз туган телем” исемле викторина-уен
Опубликовано: 17.02.2025Һәр милләт кешесе өчен иң матур, иң кадерле тел - үзенең туган теле. Әйе, аңардан да көчле, татлы, назлы тел бармы икән? Һәркем өчен туган тел газиз, чөнки тел – тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Тел ул зур бер кибет кебек: анда һәркем үзенә ни дә булса таба. Туган тел – Ватан, туган җыр, ата- ана сүзләре белән янәшә бергә торган бөек, изге һәм кадерле сүз!
6нчы сыйныфта Халыкара туган тел көненә багышлап үткәрелгән “Газиз туган телем” исемле викторина-уен әнә шундый матур сүзләр белән башланып китте. Алга таба укучылар ике командага бүленделәр, аларга төрле биремнәр һәм сораулар тәкъдим ителде: алар шигырь дә яздылар, мәкаль һәм әйтемнәрне никадәр дәрәҗәдә белүләрен тикшерделәр, җырлар җырладылар, Халыкара туган тел көненә багышлап үзләре чыгарган газетаны тәкъдим иттеләр. Викторина бөек Тукаебызның “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
К списку новостей









