муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
"Халкым моңнары" исемле сыйныф сәгате
Опубликовано: 17.10.2024Күңел кошым гөлгә кунган,
Сайрыйсы килгән мәле.
Һәр җырда да моң-сагыш бар,
«Сарман»нарны суз әле."...
Халык җырлары — халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә
күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер", - дип язган бөек Тукаебыз. Халык җырлары, моңнары - гасырлар аша буыннан буынга сакланып һәм камилләшеп, безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле мирас булып тора.
6нчы сыйныфта бүген "Туган телем сагында" акциясе кысаларында "Халкым моңнары" исемле сыйныф сәгате үткәрелде. Һәр заман үз җырын тудыра. Шулай да җырларының, гомумән, халык иҗатының иң матур үрнәкләре- борынгы чорда иҗат ителгәннәре. Салават күперендәге төсләрне , чәчәкләрнең җилдә тирбәлүе кебек нәфислекне, суның агышы кебек тылсымлы борылышларны халык җыры үзенә җыеп алган. Моңны дәрьяларга тиңлиләр- ул күңелләрне биләп ала, аны кояшка тиңлиләр-ул күкләргә күтәрә һәм кешене көчле рухлы итә. Укучыларыбыз халкыбызның моңнары, җырлары белән таныштылар, үзләре дә җырлап моңландылар.
К списку новостей









