• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт
Телефон: (884366)53443
E-Mail: Sskor.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Среднекорсинская ООШ"
Руководитель: Яруллин Радик Ракипович
Год основания учреждения: 1902
У нас учатся: 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы
У нас учат: 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы

Доска объявлений / Яңалыклар

Г.Ахунов иҗаты буенча мәгълүмати сәгать

Опубликовано: 18.09.2024

Гариф Ахунов— татар язучысы, драматург, публицист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты. Әдип 1925 елның 18 сентябрендә Татарстанның Арча районы Өчиле авылында (хәзерге вакытта ул авыл юк) крестьян гаиләсендә туа. Ул күпсанлы очерклар, публицистик мәкаләләр, хикәяләр, кечкенә повестьларын яза (җыентыклар: «Еллар чатында», «Хыялый Хәйрүш егетләре», повестьлар: «Артышлы тау буенда», «Канатлар кая илтә?»), зур күләмле әдәби әсәрләреннән «Хәзинә» һәм «Хуҗалар» исемле романнарын ижат итә. Гариф Ахуновның әдәби мирасында тамашачының игътибарын җәлеп иткән берничә пьесасы да бар. Гариф Ахуновның проза әсәрләреннән күбесе русчага тәрҗемә ителә, хикәя һәм повестьлары украин, үзбәк, кыргыз, мари, чуаш, якут һ.б. телләрдә басыла, «Хәзинә» романы казакъча һәм төрекмәнчә тәрҗемәдә нәшер ителә. Әдәбият өлкәсендәге казанышлары һәм иҗтимагый тормыштагы актив эшчәнлеге өчен Гариф Ахунов 1975 елда Хезмәт Кызыл Байрагы, 1981елда Халыклар Дуслыгы орденнары белән бүләкләнә, 1972 елда аңа «Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә, ә 1993 елда Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән ул «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән мәртәбәле исемгә лаек була.
Гариф Ахунов 2000 елның 4 июнендә Казанда вафат була һәм туган ягы Арча зиратына җирләнә.
Язучының туган көне уңаеннан мәктәп китапханәсендә Г.Ахунов иҗаты буенча мәгълүмати сәгать уздырылды.



К списку новостей