муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 261 262 263 264 265 ( 266 ) 267 268 269 270 >>
-
“Мәктәпкә юл” 28.09.2018
Бүген Сарай-Чокырча башлангыч мәктәбендә “өй-мәктәп-өй” маршруты буенча “куркынычсызлык минутлары” үткәрелде.Мәктәпкә килгәндә һәрберебез юл белән очраша. Ә ул юлларны хәвеф-хәтәрсез генә үтү безнең тормышыбызның иминлеген тәэмин итә. Хәзер авыл урамнарында да машиналар күп йөри. Юлга чыксак, бертуктаусыз машиналар йөрүенә аптырап, югалып калабыз. Шуңа күрә без бүген юл иминлеге кагыйдәләре иленә сәяхәткә чыктык.Юл билгеләрен исегездә тотыгыз! Юлларда һәрвакыт игътибарлы булыгыз! -
Иминлек атналыгы 27.09.2018

Җәйге каникуллардан соң балаларның игътибарын куркынычсызлык кагыйдәләренә юнәлтү максатында төрле сыйныфтан тыш чаралар үткәрелә. 8 нче сыйныф укучылары юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту, күнекмәләрне камилләштерү максатыннан тәрбия сәгатен ачык һавада үткәрде.
-
Олимпиадалар башланды 26.09.2018

Бөтенроссия фән олимпиадаларының мәктәп туры башланды. Мәктәп турында биремнәрне уңышлы эшләгән укучылар муниципаль турда катнашачак.
-
Профсоюз дәресе 25.09.2018

1995 елдан 24 сентябрь профсоюз активисты көне буларак билгеләп үтелә.Шушы уңайдан Урта Курса төп гомуми белем мәктәбендә 7-8 класс укучылары өчен "Эш урыннарында хезмәтне саклау" темасына профсоюз дәресе үткәрелде. укучылар киләчәк тормышлары өчен мәгълүмат алдылар, сорауларга җаваплар таптылар.
-
Куликово сугышы. Викторина 21.09.2018

Бүген укучылар белән "Куликово сугышы" темасына викторина уздырылды. Ерак чорга кайту, эзләнүләр аша аларның күзаллаулары, фикерләүләре баетылды.
-
Сәламәт булыйк! 19.09.2018

Көзнең явымлы, салкынча көннәре башлану белән тын юллары авырулары, төчкерүче-йөткерүчеләр саны арта, грипп баш калкыта. Грипп социаль әһәмияте ягыннан йогышлы авырулар арасында беренче урында тора. Ә йогышлы авырулар төрле катлаулануларга, күңелсез хәлләргә китерергә мөмкин. Шуңа күрә дә соңгы елларда гриппка каршы вакцинация үткәрүгә зур игътибар бирелә. Вакцинаны теләгән һәркем ясата ала. Бүген мәктәп укучыларына да гриппка каршы вакцина ясалды.
-
Куркынычсызлык айлыгы 17.09.2018

Куркынычсызлык айлыгы кысаларында, мәктәптә “Нәрсә ул экстремизм?”, “Юллардагы куркынычсызлык” дигән темаларга класс сәгатьләре, әңгәмәләр үткәрелде. Укучыларга әлеге сүзләрнең мәгънәләре аңлатылды, куркыныч туганда үз -үзенне тоту кагыйдәләрен белергә, һәрвакыт сак һәм уяу булырга кирәклеге төшендерелде.
-
Көзге кросс 13.09.2018

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан ел саен уздырылучы көзге кросста укучылар теләп катнашты.
-
Юлларда сак булыйк! 12.09.2018

Мәктәптә куркынычсызлык айлыгы дәвам итә. Юлларда сак һәм игътибарлы булу максатыннан һәр укучы киемнәрендә һәм сумкаларында яктылык кайтаргычларны булдырып бетерде.
-
Ата-аналар җыелышы 11.09.2018

Бүген мәктәптә узган ата-аналар җыелышы укучыларның куркынычсызлыгы темасын үз эченә алды. Мәктәп директоры Хәбибуллин Ф.М., участок уполномоченные Нургаянов Ш.Р. әти-әниләргә укучыларның юлда йөрүе, дәресләрдзн тыш вакыты, янгын куркынычсызлыгы, башка хәвеф-хәтәрләр турында аңлаешлы итеп чыгыш ясадылар. Фельдшер Нәбиева А.Ш. гриппка каршы профилактика чаралары, прививкалар турында сөйләде, сорауларга җаваплар бирде. Шулай ук туклану буенча фикерләр алышынды, яңа уку елына бурычлар куелды. Көн тәртибе буенча җыелыш классларда да үтте.









