• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сизинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422027, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Сиза, ул. Школьная, д.21
Телефон: +7(843)-665-12-46
E-Mail: Ssiz.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Сизинская ООШ"
Руководитель: Абдуллин Марс Миннеханович
Год основания учреждения: 1976
У нас учатся: 38
У нас учат: 14

Новости школы

Милли көрәш бәйгесе

Опубликовано: 07.04.2015

4 нче апрель көнне Курса Почмак урта мәктәбендә “АкБарс агрокомплексы” беренчелегенә татарча көрәш бәйгесе узды. Ярышта шушы хуҗалык  җиренә кергән Курса Почмак, Сикертән, Сеҗе мәктәпләрендә белем алучы 45 укучы катнашты.

Татар –башкорт көрәш бәйгесе командалар парады белән башланып китте. Курса Почмак урта мәктәбе директоры Нурзилә Барый кызы Сабирҗанова ярышларны башлап җибәрүне игълан итте, яшь көрәшчеләргә уңышлар теләде.

Һәр эшнең башлангычында бу эшкә җаны-тәне белән бирелгән, оештыру осталыгы булган, балаларны чын күңелдән яраткан, аларның киләчәге өчен янып-көеп йөргән кешеләр булуы шарт. Алдынгы карашлы, бүгенге икътисадый шартларны, авылның проблемаларын якыннан белүче җитәкче — “АкБарс агрокомплексы” җитәкчесе Шайдулла Имам улы Сәлахов мәктәп тормышы белән даими танышып һәм булышып тора. Ә спортның бүгенге көндә яшьләрне бергә туплап, аларның ихтыяр көчен, тырышлыгын формалаштыру үтемле чара икәнен аңлап, спорт бәйгеләрен уздыруны үз контролендә тота. Курса Почмак мәктәбе базасында эшләп килүче көрәш түгәрәген оештыручы да Шайдулла Имамович. Көрәш бәйгесенең иганәчесе дә шушы хуҗалык.

Курса Почмак мәктәбе коллективының, килгән кунакларны каршы алып, җыр-биюләр бүләк итүе күңелле булды. Барлык укучылар, әти – әниләр исеменнән Шайдулла Имамовичка һәм Нурзилә Бариевна зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Көрәш бәйгесенә килгәндә, укучылар 10 үлчәү авырлыгында көч сынашты. Көрәш барышын хуҗалык җитәкчесе Шайдулла Имамович ныклап күзәтте. Көрәшчеләрне  мактап алырга да җай тапты, үзенең киңәшләрен бирде.  Менә кемнәр үз үлчәү авырлыкларында җиңеп чыгучылар: Сикертән мәктәбеннән Кәримов Инсаф (25 кг), Сеҗе мәктәбеннән Фәйзрахманов Рөстәм (28 кг), Әхмәтҗанов Рәмзил (50 кг), Мөхәммәтрәхимов Әлфис (60 кг югары), тренерлары Әхмәдиев Марат һәм Нәгыймов Фәрит. Гыйззәтуллин Элмир (32 кг), Әхмәтсафин Надир (36 кг), Хәкимов Илдан (40 кг), Рамазанов Илнур (45 кг), Гәрәев Данияр (55 кг), Әхмәдуллин Рәмис (60 кг), тренерлары Разил Набиуллин һәм Хәлил Хәсәнов.

Баш батыр өчен көрәш аеруча мавыктыргыч булды. Финалда  Әхмәтҗанов Рәмзил белән Гәрәев Данияр очрашты. Кискен көрәштә чиста җиңүне Рәмзил яулады. Ярышларның иң күңелле өлеше, әлбәттә, бүләкләү. Бүләкләрне Шайдулла Имамович һәм Нурзилә Бариевна тапшырды. Җиңүчеләргә акчалата бүләк, баш батырга тәкә тапшырылды. Командалар арасында беренче урынга Курса Почмак мәктәбе чыкты. Аларга күчмә кубок тапшырылды. Икенче, өченче урыннарда — Сеҗе һәм Сикертән  мәктәпләре командалары.

Яшьли көрәшеп үскән, татарча көрәш мәйданнарында чыныгу алган малайларыбыз, егетләребез  киләчәктә текә үрләрне яулаганда, юлларында киртәләр очратканда, авырлыклар алдында сыгылып төшмичә, күңелләрендә көрәш рухын сүндермичә алга атларлар дигән өмет зур.



К списку новостей