• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сизинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422027, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Сиза, ул. Школьная, д.21
Телефон: +7(843)-665-12-46
E-Mail: Ssiz.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Сизинская ООШ"
Руководитель: Абдуллин Марс Миннеханович
Год основания учреждения: 1976
У нас учатся: 38
У нас учат: 14

Новости школы

Батырлык дәресләре

Опубликовано: 15.02.2024

2024 елның 15 февралендә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 35 еллыгы билгеләп үтелә. Әфган сугышы Бөек Ватан сугышына караганда ике тапкыр озаккарак сузыла. Йөрәктә эзсез үтмәгән 9 ел һәм ике ай – 3338 көн һәм төн дәвам итә сугыш. 
Таулар илендәге утлы кыялар аша 600 мең совет солдаты һәм офицеры уза. 72се Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. 15 меңнән артык солдатның гомере өзелә,  6 меңе Ватанга кайткач, сугышта алган яра һәм авырулардан вафат була, 311 кеше хәбәрсез югала. Менә шундый ул Әфган сугышы статистикасы. Ә җәрәхәтләнгән күңелләр, яраланган язмышлар, ятимнәр, толлар күпме?.. 
Сугыш турында истәлекләр башка бер истәлеккә дә охшамый. Әфган истәлекләре әрнүле һәм йөрәк өзгеч. 1988 елның 15 маенда гына чит илдәге гражданнар сугышыннан совет гаскәрләре чыгарыла башлады һәм ниһаять 1989 елның 15 февралендә соңгы совет солдаты Әфганстан чиген атлап чыкты. Әлеге датаны юкка гына Интернационалист сугышчыларны искә алу көне итеп сайламаганнар.   Вафат булганнарны искә алабыз, безнең арада яшәүчеләрнең күзләренә карап, кичерешләрен уртаклашырга телибез. Әфган сугышы – барлык милләт кешеләре өчен дә уртак. Һәр шәһәр, район, авылга кагылган аның рәхимсез җиле. Күп йортларга кергән аның кайгысы. Бу афәт күпме яшь гомерләрне өзде, әти-әниләренә гомерлек кайгы китерде. Исән-сау кайтучылар бәхетле, тик шулай да аларның да матур еллары сугышта үткән, ул көннәр тормышларында иң авыр хатирәләр булып калырлар. Безнең  авылдашыбыз Фәнис абый Бикбаевка да   Әфган илен, Әфган җирен үз күзләре белән күрергә, анда барган сугышларда катнашырга туры килә. Иң кызганычы-ул  үзенең изге бурычын үтәгәндә һәлак була.  Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 35 ел тулу уңаеннан бүген Бикбаевлар гаиләсендә Арча РОО идарәсе   Әфган сугышчылары һәм башка хәрби операцияләрдә катнашучылар  берлеге рәисе  С. Л. Багаутдинов,Украинадагы хәрби операцияләрдә катнашучылар-"Тимер" батальонының БМП наводчик операторы Р. С. Гыймадиев,  укчы Исмәгыйлев Л. Г.  белән очрашу булып узды.Хөрмәтле интернационалист сугышчылар!Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруның 35 еллыгы уңаеннан чын күңелдән рәхмәт сүзләрен кабул итегез! Меңләгән кешенең гомерен өзгән сугышта Сез интернациональ бурычыгызны намус белән  үтәдегез, ахырга кадәр антыгызга тугры калдыгыз. Сугышта катнашучылар гына түгел, бүгенге яшьләр һәм киләчәк буын кешеләре дә бу вакыйганы онытырга тиеш тугел.Көннәр тыныч, күклэребез аяз булып, атыш , шартлау тавышларын ишетмичә яшәргә язсын иде.Киләчәктә җир йөзендә сугышлар кабатланмасын!



К списку новостей