Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сизинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422027, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Сиза, ул. Школьная, д.21 |
Телефон: | +7(843)-665-12-46 |
E-Mail: | Ssiz.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Сизинская ООШ" |
Руководитель: | Абдуллин Марс Миннеханович |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 38 |
У нас учат: | 14 |
Новости школы
«Милли мультFest» республика балалар кинофестиваленең йомгаклау зональ туры
Опубликовано: 15.03.202113нче март көнне Казан шәһәренең «Мир» кинотеатрында «Милли мультFest» республика балалар кинофестиваленең йомгаклау зональ туры узды. Әлеге турда Казан, Биектау, Арча, Әтнә, Теләче, Кукмара, Питрәч, Балык Бистәсе, Лаеш, Әлки, Алексеевск, Балтач районнары үз эшләрен жюри хөкеменә тәкъдим итте. Районыбыздан бик күп эшләр әлеге конкурска җибәрелде. Шулар арасыннан жюри әгъзалары зональ турга Арчаның 1 мәктәбе, Ашытбаш, Наласа, Шушмабаш урта мәктәпләре, Ташкичү, Сеҗе, Разъезд Курса, Г. Камал исемендәге Сикертән төп мәктәпләре һәм Нур телестудиясе укучыларының эшләрен кабул иткән иде. Безнең мәктәптән бу чарада татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлүсә Җәләлиева җитәкчелегендә 9нчы сыйныф укучылары Алинә Абдуллина, Фәния Габдуллина, Язгөл Миннегалиева катнаштылар. Бәйгенең жюри рәисе — ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау комиссиясе әгъзасы Рамил Төхвәтуллин: «Республика буенча без ничә айдан бирле йөрибез. Чагыштырырга да мөмкинлегебез бар. Казан тирәсе районары да актив катнашып, безгә эшләрен юлладылар. Беренче, икенче, өченче урыннарны алмаучылар борчылмагыз. Монда оттыручылар юк. Барыбыз да җиңүчеләр, бер максатка эшлибез. Бер корабта барабыз. Максат бер — туган телебезне саклау», — диде.
К списку новостей