Яз бәйрәме - 8 Март алдыннан мәктәбебез укучылары тыл хезмәтчәннәрен котлыйлар. Бүген алар Шиһабиева Рәйсә апада булдылар. Бөек Ватан сугышы елларында авыр хезмәт башкарган тыл хезмәтчәнен бәйрәм белән тәбрикләделәр, район башлыгы Нуриев И. Г. исеменнән Котлау хаты тапшырдылар, иң изге теләкләрен җиткерделәр. Чәй янында сөйләшеп, хәл-әхвәлләрен сораштылар, Рәйсә апаның гаилә альбомын карадылар. Очрашу җанлы үтте. Рәйсә апа үзенә карата игътибар һәм хөрмәт өчен районыбыз җитәкчесе Нуриевка һәм мәктәп коллективына олы рәхмәтләрен белдерде. Укучылар да матур теләкләрен әйттеләр.